ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй үзәк китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан китапханәчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Анда Сәвәләйдән Светлана Чернова, Бигештән Айгөл Маликова, Якты Күлдән Эльвира Шатунова, Иске Зәйдән Анастасия Трофимова, Бура-Киртә китапханәсеннән Альбина Мөхәммәтшина ярышты.
“Магия” халык бию коллективы быел 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Коллективның репертуарында төрле халык һәм чит ил биюләре. Бию коллективында тәрбияләнүчеләрнең күбесе хореограф һөнәрен сайлаган. “Магия” төрле бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты һәм дипломанты
Кадер авыл җирлегендә үткән мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе “Хезмәт кешесе елында” үткәрелә торган чараларның яңа формаларын эзләүгә багышланды. Хезмәткәрләрне каршылау ипи-тоз белән, театрлаштырылган тамаша белән башланып китте.
Иң яхшы “Социаль хезмәт күрсәтү” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында 43 районнан 133 хезмәткәр катнашты.” Иң яхшы психолог” номинациясендә җиңүче булып “Радость” социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Мария Романова танылды.
Гомумроссия китапханәләр көнен Зәй үзәк китапханәсе киң билгеләп үтә: үзәк китапханәдә һәм шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында төрле чаралар уза. Иртәнге сәгать 8дә «К нам новая книга пришла» күргәзмәсе оештырылды. Аннан китапханәдә узган чаралар турында сөйләүче “Китапханә -минем тормышымда” дип исемләнгән фотографияләр буенча презентация узды.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
\Китапханә - рухи хәзинәләрне туплаучы, саклаучы, киләчәк буынга тапшыручы, белем һәм мәгърифәт нурларын таратучы учак ул. Авыл китапханәчесенең төп бурычы укучыларда әдәбиятка, китапка кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, укуга омтылыш уяту һәм үстерү, укучыларның әдәбиятка, мәгълүматка ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт.
Азнакайда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан СССРның спорт остасы И. И. Мингалиев истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Анда Зәй данын “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр яклады һәм уңышлы чыгыш ясады.
Бүген мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне пропагандалау максатында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2015” республика бәйгесенең төбәк этабы башланды. Зәйдә үткән муниципаль турда беренче урынны алган 3нче мәктәп командасы әлеге ярышларның Чаллыда үтә торган өлешендә район данын яклый.
Зәй районы Чыбыклы авылында зур вакыйга булды: модульле ветеринария пункты ачылды. Ул – районда республика программасы буенча төзелүче икенче объект. Мондый ветеринария пункты узган ел Кадердә ачылган иде. Әлеге объектны да Азнакай «Нефтемаш» заводы төзеде.

26
май, 2015 ел
сишәмбе
19 майда Казан шәһәрендә вакытлыча Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов катнашында булып үткән Россия күләм олимпиадаларда җиңүче укучыларны котлауда Зәйдән 3 укучы бар иде. 7 мәктәптән Лев Лукъянов география фәненнән җиңүче булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International