ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
1 июнь көнне агрофирма директорлары һәм терлекчеләр район башкарма комитеты җитәкчесе катнашында май аена 24 форма буенча хисап тоттылар. Үткән ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек саны 36 башка арткан һәм 18436 баш тәшкил итә.
“Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге башлану уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда балаларны лагерьларда, җәйге каникулда имин йөрергә өндәп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясады. Мәйданда балалар өчен кызыклы тамашалар, уеннар оештырылды.
1 июнь көнне шәһәр мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта музыка яңгырап торды. Ул балалар көне уңаеннан җыелган нәни дусларга көч һәм дәрт биреп торды. “Барлык җир шарында күңелле халык – балалар яши” – дип исемләнгән чарага балаларны чараны алып баручылар каршы алды һәм котлады.
Зәйнең спорт объктлары 30 май көнне республиканың 6 районыннан килгән мөселман яшьләре карамагында иде. Анда 5 төрле спорт ярышларында 100 дән артык мөселман яшьләре үзләренең көчләрен сынадылар.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, халыкара балаларны саклау көнне, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Галиевич Кәримов балалар бакчасына уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырды. Сертификат бәясе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр санына карап билгеләнгән.
Зәйдә үзәктән еракта урнашкан шәһәр бистәләрендә кичке Сабантуйлар үткәрү традициясе яши. Аларны зәйлеләр көтеп ала. Кичке Сабантуйлар районныкы алдыннан көрәшчеләр өчен үзенә күрә бер чирканчык алу да булып тора.
республика чарасында катнаша
Бүген Зәйнең “Азаль” балалар хореография ансамбле республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан узачак тантанада катнаша. Әлеге иҗат төркеме быелгы “Йолдызлык” телевизион фестивалендә супер финалда үз номинациясендә җиңүче булган иде.
Зәйдә торак пунктларның төзеклеген тәэмин итү, социаль-мәдәни объектларның, спорт, балалар мәйданчыкларының техник торышын саклау максатында хакимият “Районның иң төзек торак пункты” конкурсы игълан итте. Конкурска йомгак ясаганда комиссия авылдагы яшеллек, чәчәкләргә, урам-юллар челтәренә, уен мәйданчыкларының төзеклегенә, чүплекләргә игътибар итәчәк.
Сезне 6 июньдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына район Сабантуена чакырабыз.
Программада:
Люция Кадырова – үз эшенең остасы, өлгер хезмәткәр һәм шәһәрдә виолончель сәнгатен оештыручы. Ул музыка мәктәбенә 30 ел гомерен биргән, әле алда яңа үрләр тора. Туган көнендә Люция Павловна турында коллегалары бик җылы сүзләр һәм теләкләрен беледерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International