ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй егете Роман Главатских сценариясе буенча Мәскәүдә россия йолдызлары катнашында триллер куелачак. Роман үз сценариясен киноматографистлар сайтына куя. Яшь режиссер Сергей Знаменский аны күреп ала һәм бик ошата. Кино төшерүдә Максим Матвеев, Михаил Горевой, Марина Александрова, Константин Крюков, Юлия Васильева кебек актерлар катнашачак.
100 яшьлек, Зәй шәһәрендә яшәүче Антонина Михайловна Чижова юбилеен билгеләп үтте. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, ул исән-сау, үзен яхшы хис итә. Юбилей уңаеннан ул туганнарыннан, якыннарыннан һәм кунаклардан котлаулар кабул итте.

30
май, 2015 ел
шимбә
Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мөселман яшьләре республика спартакиадасының төбәк ярышлары үтә. Анда катнашу өчен якын-тирә 8 районнан командалар килде.

29
май, 2015 ел
җомга
Өч көн элек “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Әлеге уңайдан биредә басуда “Агрокөч-төркем” ЯАҖ терлек азыгы әзерләү буенча семинар оештырды. Анда Азнакай, Сарман, Зәй агрофирмалары җитәкчеләре, зообелгечләр, хисапчылар, икътисадчылар, терлек азыгы әзерләү буенча җаваплы белгечләр катнашты.
Зәй районы Аксар авылында республиканың төньяк-көнчыгыш районнары фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең күчмә төбәк конференциясе үтте. Ул “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү” дигән темага оештырылды. Биредә ун районның авыл җирлекләрендә эшләүче фельдшерлары Аксар модульле ФАПы эшчәнлеге үрнәгендә фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Зәй шәһәрендә һәм районында 30 балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре уза. Әлеге чара бала чакның бер этабы булып тора. 29 майда соңгы чыгарылыш кичәсе узачак. 17 шәһәр һәм 13 район балалар бакчасында тәрбияләнүче чыгарылыш төркеме инде соңгы тапкыр үзләре яратып уйнаган уенчыклары, 5 ел буена бергә булган тәрбиячеләре белән хушлашалар.
Чәршәмбе “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә “Челтәр компаниясе” АҖ оешмаларында эшләүче яшьләрнең беренче форумы узды. Анда республика әлеге тармак оешмаларыннан 150 ләп делегат катнашты. Форумның максаты- компаниядә эшләүче яшьләрне берләштерү, таныштыру, аралаштыру.

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген - Чик сакчылары көне. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салу һәм тантаналы чара була. Биредә район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов 5 әфганчы чик сакчысына Әфганстан җирләреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләрне тапшыра.
Савым сыерлар җәйге лагерларга күчерелеп, витаминлы бай яшел азык белән туклана башлагач, продукция җитештерү сизелерлек артты. Бүгенге көнгә иң югары күрсәткеч – “Зәй шикәре” агрофирмасында.
Зәй районы Югары Шепкә һәм Сармашбаш авылларында ел да балалар Сабантуйлары оештырыла. Сармашбашта ул узган атнада булды. Биредә ул авыл янәшәсендәге стадионда уза. Агымдагы елда аны үткәрүгә авыл җирлеге һәм “Восток” агрофирмасының “Сармаш” бүлекчәсе җитәкчесе Азат Хәйруллин матди булышлык итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International