ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район кырларында уҗымнарны пестицид, гербицид һәм фунгицидлар белән эшкәртү дәвам итә. Бүгенгесе көнгә корткочларга каршы 14000 гектар, авыруларга каршы 21800 гектар, чүп-үләннәргә каршы 26500 гектар уҗым җире эшкәртелгән.
Зәй –күренекле якташларга бай төбәк. Шуларның берсе – композитор- музыкант, Сөббух Рәфыйков исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов. Якташ башкалабыз Казанда зурлап 60 яшьлек юбилее билгеләп узган иде, аның дәвамы кичә Сармашбаш клубында дәвам итте.
Кичә Чыбыклы авыл җирлеге халкы өчен көтеп алынган зур вакыйга булды. Авыл уртасында, ике ай эчендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты калкып чыкты. Бу - районда барлык уңайлыклары булган бишенче беренчел медицина ярдәме күрсәтү бинасы. Ул 2012-2016 елларга кабул ителгән максатчан республика программасы нигезендә төзелде.
Имәнлебаш авылы мәдәният йортыннан “Энҗекәй”, Сәвәләйдән “Сәвәләй” керәшен фольклор коллективлары “Түгәрәк уен” республика татар фольклор фестивалендә катнаштылар. Имәнлебашлылар “Сепарат аерту”, сәвәләйлеләр исә “Боламык” бәйрәмен күрсәтеп, лауреат исеме алдылар.
Казан шәһәренең “Олимп” стадионында медицина хезмәткәрләре спартакидасының финал этабы булып узды. Медиклар спортның җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү, аркан тартышу, һәм шахмат төрләре буенча көч сынаштылар.
Шәһәребезнең 1 мәктәбе “Мәктәп эко-патруле” республика бәйгесендә катнашып җиңүче булды. Татарстанның 8 мәктәбе арасында ул “Иң актив мәктәп” номинациясендә беренче урынны алды.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәй районы Югары Лоҗы авылы эшмәкәре Илшат Хәбибуллин узган ел чәчүлек мәйданнарына борай чәчә башлаган иде. Шунысы игътибарга лаек, шәһәрдә узган ярминкәләрдә борайга сорау зур булды. Эшмәкәр агымдагы елда борай утырту мәйданын тагын да арттыра төште.
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, “Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү” конкурсына йомгак ясалган. Анда районнан 3 кеше катнашкан. Конкурс җиңүчесе – Рафил Зиннәтов. Ул мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнергә уйлый.
1 июнь көнне “Сәлмәтлек мәктәбе” спорт мәйданында авыл мәктәпләре укучылары арасында балаларны саклау көненә багышланган спорт ярышлары булып үтте. Программага: яшүсмерләр өчен мини футбол, кызлар өчен стритбол төрләре керде.
Балаларны яклау көне белән котлаулар “Энергетик” мәдәният сарае мәйданыныда кич белән дәвам итте. Анда башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов үткән уку елында иң яхшы күсәткечләргә ирешкән укучыларга Ринат Фәрдиев исемендәге премияләрне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International