Балалар Дәүләт символының тарихы турында Петр I вакытыннан алып хәзерге көнгә кадәр булган үзгәрешләрне күзалдыннан үткәрделәр. Алар барлык җитдилек белән Россия һәм Татарстан гимнын тыңладылар.
Кичә ахырында игътибарлылар өчен блиц-турнир үткәрелде. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр. Иң күп җавап бирүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.