Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
"Зәй шикәре" ААҖ шикәр кайнату сезонын башлады
2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Бүген 21 августа “Зәй шикәре” ААҖ те хезмәткәрләре агымдагы сезонда шикәр кайнату эшенә кереште. Кагат кырына кайткан татлы тамырны иң беренчеләрдән булып шикәр кайнату заводы җитештерү линияләренә генераль директор Шамил Мингазов һәм “Агрокөчтөркем” ҖЧШнең директорлар советы рәисе Светлана Барсукова белән берлектә Мәскәү, Казан, Чаллы, Зәй басма матбугат чаралары вәкилләре озатты. Быелгы сезон беренчедән яңа уңыштан шикәр кайнату эшен гадәттәгедән иртәрәк ачу белән, икенчедән шикәр чөгендерен яңа технология нигезендә эшкәртү тәҗрибәсен куллана башлау белән үзенчәлекле. Яңа эш сезонын ачуда катнашу теләге һәм яңа җитештерү алымнары белән танышу максатыннан заводка Россия һәм Татарстанның массакүләм матбугат чаралары вәкилләре килде. Алар татлы тамыр азыкны үстерү белән дә, шикәр кайнату процессы белән дә тирәнтен кызыксынды.
Бүгенге көндә “Зәй шикәре” Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданнарының берсе булып тора. Чимал эшкәртү буенча завод тәүлегенә 7200 тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртүгә сәләтле. Россия Федерациясе территориясендәге шикәр җитештерү заводларында бу уңайдан уртача күрсәткеч 6500 тоннаны тәшкил итә. 2014 елда Зәй заводы 100 мең тонна шикәр комы, 33 мең тонна жом һәм 28 мең тонна патоки-мелассы җитештерде. Агымдагы елда исә җитештерү күләмен 10 проценттан да күбрәккә арттырырга планлаштыралар. Моның өстенә предприятие чөгендердән шикәрне 14,5 процент күләмендә алуга ирешеп, Россиядә иң югары күрсәткечне бирде, бу әлеге тармакта уртача күрсәткечтән 1,5 процентка югары. Соңгы елларда заводның кагат кырына уртача 800 мең тонна тирәсе татлы тамыразык кайта, 2015 елда бу күрсәткечне 25 процентка арттырып – 1 миллион тоннага җиткерү планы тора. - Рекордлы күрсәткечләргә ирешү – ул җитештерүгә инновацион ысуллар аша якын килү нәтиҗәсе. Соңгы ике елда предприятиене модернизацияләүгә 670 миллон сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Бу средстволар яңа югары технологияле җиһазлар алуга һәм гамәлдәге җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә тотылды. Яңа технологияләрне кулланылышка кертү кысаларында без кагат кырындагы вентиляция системасын үзгәрттек, ул безгә чимал саклау срогын озайтып, шикәр кайнату сезонын 2016нчы елның февраленә кадәр дәвам итү мөмкинлеге бирә. Яңа система шулай ук, татлы тамыр җыю темпын 24 процентка арттыру, технологик процессларны берләштерергә, чимал эшкәртү барышында югалтуларны минимальләштерүгә ярдәм итәчәк, - ди “Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Шамил Мингазов. 2014 ел нәтиҗәле буенча “Зәй шикәре” ААҖ Россиядә иң яхшы шикәр заводы буларак танылды. Предприятие ягулык-майлау чималларын тоту буенча да иң яхшы нәтиҗәләргә иреште, чималны тәүлеклек эшкәртүдә тотрыклылык, шикәр чыгышы, ярдәмче материаллар куллануда чыгымнарның аз булуы, шулай ук җитештерү процессының аварияләрсез эшләве эзсез югалмады. Үткән ел предприятие кереме 3,5 миллиард сум белән билгеләнде, бу 2013 елдагыга карый 30 процентка артыграк. Мондый нәтиҗәләргә “Зәй шикәре” “Агро” сак җитештерү системасын гамәлгә кертү аша иреште. Әлеге система завод өчен махсус чит ил белгечләре тарафыннан эшләнде. Бүгенге көндә предприятиенең һәр бүлекчәсендә эш, җитештерү процессы үтә күренмәле рәвештә алып барыла, даими төстә җитештерү процессы мониторингы контрольдә тотыла. Хәзерге вакытта “Зәй шикәре” ААҖ үз продукциясен Россия төбәкләренә, Европа, Прибалтика һәм Мароккага җибәрә. Заводта 700 кеше эшли, шуларның 250се сезонлы эш вакытына җәлеп ителүчеләр. Бүгенге көндә бер хезмәткәргә тигән хезмәт җитештерүчәнлеге 5,2 миллион сум белән бәяләнә.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз