ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәйнең район мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән “Минем киләчәгем үз кулымда” дигән темага сөйләшү үткәрде. Сүз нигездә җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты укучылар арасында әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде.
Спорт сәләмәтләндерү үзәгендә “Бабай, әби, әти, әни һәм мин” дип исемләнгән спорт чарасы булып үтте.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 6400 гектарда алынып, 268800 тонна татлы тамыр җыелды.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
        16 октябрь көнне “Космос” яшьләр үзәгендә яшь башкаручыларның беренче шәһәр фестивале үтте. “До-ми-солька» бәйгесендә 3яшьтән 7 яшькә хәтле булган балалар иҗат көчләрен сынадылар. Бәйгедә 39 бала катнашты. Алар 3 номинациядә үз осталыкларын күрсәттеләр: “соло”, “ансамбль”, “трио”.
Хокук культурасын күтәрү аны формалаштыру китапханә эшендә бер юнәлеш булып тора. 16 октябрь көнне әлеге юнәлеш буенча белешмә порталы булдырылды. Порталда хокук юнәлеше һәм юридик мәсьәләләр буенча законнар белән танышырга була.
16 октябрьдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча 5 мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары өчен практик занятие оештырдылар.
Туган як музее хезмәткәрләре “Каенлы” балалар бакчасында “Сәгатьләр тарихы” дигән интерактив чара үткәрде.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген өченче чакырылыш муниципаль район Советының икенче утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советы рәисе Разиф Кәримов алып барды. Утырыш көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде. Аның беренчесе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында иде.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 6060 гектарда алынып, 251490 тонна татлы тамыр җыелды.
Бүген Зәйдә төзекләндерү эшләреннән соң “Космос” яшьләр үзәге ачылды. Фасад өлешен, түбәсен заманча материаллар белән тышлагач, яшьләр үзәге әллә кайдан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле мәдәни бинага әверелде. Үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аны төзекләндерү яшьләребезне тагын да актив булырга өндәү максатын күздә тотты, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International