Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә төзекләндерүдән соң “Космос” яшьләр үзәге ачылды
2015 елның 16 октябре, җомга
Бүген Зәйдә төзекләндерү эшләреннән соң “Космос” яшьләр үзәге ачылды. Фасад өлешен, түбәсен заманча материаллар белән тышлагач, яшьләр үзәге әллә кайдан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле мәдәни бинага әверелде. Үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аны төзекләндерү яшьләребезне тагын да актив булырга өндәү максатын күздә тотты, дип ассызыклады. - Янәшәдә генә үзәк мәчетебез манарасы калкып тора, җәй көне генә Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль комплекс ачтык. Алар тарихыбызны саклаучы, дини-әхлакый тәрбия бирү үрнәкләре булып торса, яшьләр үзәге - киләчәгебезне заманча үсештә чагылдыручы урын. Монда без алга таба да яшьләребезнең күпләп килүен, актив яшәвен телибез, - диде ул. “Космос”ны төзекләндерү җирле бюджеттан бүленгән 3 миллион 850 мең сум хисабына башкарылды. Аны үзе дә Зәй егете булган, “Таин-Строй” ҖЧШ подрядчы оешма директоры Илнар Таһиров ике ай эчендә сафка бастыруны контрольдә тотты. - Туган шәһәремдәге яшьләр үзәген матурлауга бик теләп алындык, күңел биреп эшләдек. Кичләрен янып-сүнеп үзенә дәшеп торучы йолдызлар да биредән киләчәктә күп талантлы яшьләр чыгачагын искәртә, - дип елмая ул. Яшьләр үзәген алга таба заманча таләпләргә тәңгәлләштерү максатында кинозалны 3D форматында үзгәртү планын да сер итеп кенә әйтте район башлыгы.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз