Зәйдә нәни йолдызларны барладылар

2015 елның 17 октябре, шимбә
16 октябрь көнне “Космос” яшьләр үзәгендә яшь башкаручыларның беренче шәһәр фестивале үтте. “До-ми-солька» бәйгесендә 3яшьтән 7 яшькә хәтле булган балалар иҗат көчләрен сынадылар. Бәйгедә 39 бала катнашты. Алар 3 номинациядә үз осталыкларын күрсәттеләр: “соло”, “ансамбль”, “трио”. Бәйге нәтиҗәсе буенча беренче урынны “соло” номинациясендә Тамила Мамедова алды, икенче-Дмитрий Аксаков, өченче-Милана Ахметшина белән Арина Андреева бүлештеләр, ә гран-прига Асылъяр Асылхузина лаек булды. Ансабльләр арасында беренче- “Солнышко” балалар бакчасыннан “Умырзая” ансамбле, икенче-“Салават күпере” балалар бакчасы “Сәйлән ансамбле, өченче-“Теремок” балалар бакчасыннан “А-солька” ансамбле. Дуэтлар арасында иң лаеклысы Динә Хөснетдинова белән Әмирхан Мирзаянов булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International