Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 76,2 процентында алынды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 6400 гектарда алынып, 268800 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 76,2 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 420 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International