Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда Зәй районы авыл хезмәтчәннәренең урып – җыюны тәмамлауга багышланган зур бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгына битараф булмаган барлык хезмәтчәннәр – механизаторлар, игенчеләр, фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлекчеләр һәм чакырылган кунаклар җыелган иде. Олы кунаклар арасында: Татарстанның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры Марат Әхмәтов, өлкән инвестор Ильшат Фәрдиев, “Агросила-групп” Ачык акционерлар берләшмәсе Генераль директоры Фәнис Газетдинов бар иде. Район башлыгы Разиф Кәримов барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм кунакларны бәйрәм белән кайнар котлады һәм район авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш керткән барлык хезмәтчәннәргә олы рәхмәтен җиткерде. Марат Готович шулай ук барлык район халкын әлеге олы бәйрәм белән кайнар котлады һәм киләчәккә куелган олы бурычларны тулысы белән үтәп чыгуга ышанычын белдерде. Хезмәт алдынгылары диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бәйрәм републиканың танылган артистлары һәм районыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы белән бәйләнеп барды.