26 ноябрьдә шәһәрнең үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган “Әниләр - дөньяның мәхәббәт яктысы” бәйрәме узды . Бәйрәмнең кунаклары булып, "Өмет" әдәби – музыкаль клубы әгъзалары һәм "Шигърият һәм музыка көмеш кылы" клубы әгъзалары катнашты .Музыкаль чара бик җылы һәм бик кунелле узды. Очрашу китапханәчеләрнең ялкынлы саләмләүлары белән башланып китте. Бәйрәмдә балалар музыка мәктәбенең иҗат коллективы катнашты. Балалар скрипкада, домрада, флейтада музыкаль әсәрләр башкардылар, әниләр турында яраткан җырлар җырланды. Чара ахырында чәй өстәле артында мавыктыргыч конкурслар үткәрелде . Бу көнне китапханәдән бәйрәмдә катнашучылар күтәренке кәеф һәм дуслык тойгылары алдылар.