7 гыйнварь көнне Раштуа бәйрәме уңаеннан Зәйдә күп төрле чаралар оештырыла. Шуларның иң үзенчәлеклеләренең берсе һәр ел саен "Пирамида" кафесында аз керемле, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелүче тетрлаштырылган Раштуа бәйрәме. Эшмәкәр Хәйруллин мондый бәйрәмне ел да үз хисабыннан оештырып балаларның күңелен күтәрә.
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
3 январьда Зәйдә эшлекле сәфәр белән епископ Мефодий булып Крестовоздвиженский чиркәүендә дини бәйрәм алды литургиясе алып барды һәм якшәмбе мәктәбе ачуда катнашты
Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра. Ул шәфкатьлелеккә өнди, киләчәккә ышанычны ныгыта
Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда бүген ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Район хакимияте тарафыннан оештырылучы әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Анда Мәүлид бәйрәме уңаеннан аш уздырып дога кылу белән беррәттән, мөнәҗәтләр башкару, курай моңын тыңлау да мөмкин булды