«Планетаны чәчәкләр белән бизик!»

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе
«ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында «Планетаны чәчәкләр белән бизик» дигән экологик акция старт алды. Без барыбыз да планетабызның матур булуын телибез. Ә нәрсә белән матурларга мөмкин? Әлбәттә чәчәкләр белән. Шуңа күрә балалар бакчасы территориясен дә чәчәкләр белән бизәргә дигән карарга килдек. Барлык төркем балалары, хәтта иң кечкенәләр дә, орлыкларны кечкенә савытларга чәчтеләр. Алга таба үсемлекләрне үстерү һәм аларны тәрбияләү. Ә аннары гаҗәеп матур клумбалар көз ахырына кадәр бакчаны бизәячәк!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International