ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе
14-15 мартта Ульяновскида масштаблы вакыйга - каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Бирегә ун төбәктән 600 дән артык спортчы каты көрәшләрдә җиңүгә ирешү өчен җыелды.
13-14 мартта Кама Аланында 21 яшькә кадәр яшьләр арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

13
март, 2026 ел
җомга
«Кадрлар» милли проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Зәй районында яшьләрнең үзбилгеләнүе һәм һөнәри үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла. Үсеп килүче буынны кирәкле һәм социаль әһәмияткә ия һөнәрләр белән таныштыруга аерым игътибар бирелә.
Бүген музыка мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы керәшен милли – мәдәни җәмгыятенең Зәй бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте өлкән сержанты Киселев Константин Павлович белән хушлашты.
Зәй политехника көллияте базасында “Тәрбияче ярдәмчесе” һәм “Халыкның цифрлы грамоталылыгын үстерү өлкәсендә консультант (цифрлы куратор)” һөнәрләре буенча укучыларны һөнәри укыту оештырылды.
10 марттан 13 мартка кадәр Буа шәһәрендә «Алтын алка» хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.

12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе
Районның яшьләр эшләре идарәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен кышкы чаралар сериясенең уңышлы тормышка ашырылуы турында хәбәр итә. Алар «Татарстанда кыш» республика проекты кысаларында оештырылды.

Бүген хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Н.Камалова рәислегендә Зәй муниципаль районы ветераннары (пенсионерлары) җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә район башлыгы Р. Г. Кәримов, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Х. Г. Иштирәков, Көньяк-Көнчыгыш ветераннар Советы иҗтимагый оешмалары кураторы В. И. Яшанин, Сарман муниципаль районы ветераннар советы рәисе А. М. Харисов, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешмалар, идарәләр җитәкчеләре, хәрби комиссариат, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International