Зәйдә Татарстан Республикасы керәшеннәренең милли-мәдәни җәмгыяте җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды

2026 елның 13 марты, җомга

Бүген музыка мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы керәшен милли – мәдәни җәмгыятенең Зәй бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә керәшеннәрнең халык традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр, идарәнең яңа әгъзаларын һәм оешма рәисен сайладылар, керәшен оешмасының иң актив вәкилләрен бүләкләделәр.

Конференциядә делегатлардан тыш район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, республика керәшен җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, «Туганайлар» газетасының баш мөхәррире Юлия Губина, махсус операциядә катнашучылар Георгий Борисов, Евгений һәм Валерий Абрамовлар катнашты.

Конференциядә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләп, Петр Уразайкин  керәшен җәмгыятенең районда керәшеннәрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда максатчан эшләвен, милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Соңгы елларда районның керәшен мәдәни тормышында шактый җанлылык күзәтелә, керәшен фольклор коллективлары уңышлы эшләп килә.

  Районның керәшен иҗтимагый оешмасы мобилизация игълан ителгән беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими ярдәм күрсәтеп килә.

Оешманың соңгы еллардагы эшчәнлеге турындагы доклад белән Валентин Атласов чыгыш ясады.

Петр Сергеевич Валентин Атласовка районның керәшен җәмгыятен торгызуда намуслы хезмәте, махсус хәрби операциядә булган якташларына ярдәм оештыруда актив катнашканы  өчен рәхмәт белдерде. Валентин Атласов чыгышын җирлек башлыклары Сергей Маклаков һәм Павел Минеев тулыландырды.

Людмила Белоусова конференциядә катнашучыларны керәшеннәрнең республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сәламләде. Зәй керәшен җәмгыяте эше республикада үрнәк булып тора, дип ассызыклады ул үзенең чынгышында.

 Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе итеп делегатлар бертавыштан Петр Минеевны сайладылар. Яңа рәискә эшләрендә уңышлар теләделәр.

Конференция ахырында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкинга, эшмәкәрләр Николай Токрановка, Владимир Уразайкинга, Николай Тихоновка, Владимир Долговка "Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм иткәне өчен" медале тапшырылды.

"Махсус операциядә катнашучының әнисе" медале Зинаида Ивановага бирелде.

Керәшен оешмасы эшчәнлегендә актив катнашучыларга Татарстан Республикасы керәшен җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International