Каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

14-15 мартта Ульяновскида масштаблы вакыйга - каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Бирегә ун төбәктән 600 дән артык спортчы  каты көрәшләрдә җиңүгә ирешү өчен җыелды.

Катнашучылар арасында “Зәй” спорт мәктәбе тренерлары Ревина В.И.һәм Ревин А.В. җитәкчелегендә Зәй спортчылары аерылып торды.  Безнең балалар югары дәрәҗәдә әзерләнеп, киеренке ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар.

Алтын медальләрне Ихинданова Умукурсум, Москова София, Фаршатова Адилия, Фаршатова Азалия, Агапова Элиза, Ревин Егор яуладылар.  Көмеш медальләр белән Шәймәрданова Юстина, Тимофеев Александр бүләкләнделәр. Бронза  медальләр Ашрапова Екатерина, Филиппова Полина, Селиверстов Радальгә тапшырылды.

Москова София спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.

Беренчелек йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы икенче команда урынын яулады. 12 алтын медальдән торган тартмага 6 алтын медальне Зәй спортчылары алып килде.

Безнең спортчыларыбызны һәм тренерларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм 25 апрельдә Мәскәүдә узачак Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International