Бүген Зәй халкы хәрби К.П. Киселев белән хушлашты

2026 елның 13 марты, җомга

Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте өлкән сержанты Киселев Константин Павлович белән хушлашты. Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды.

Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының әнисе, кызы, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

 "Хөрмәтле Галина Павловна, Алиса Константиновна, Киселев Константин Павловичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам! Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый, бездә сезнең белән бергә кайгырабыз. Без зәйлеләр  Константин Павлович белән горурланабыз һәм аның истәлеген йөрәкләребездә мәңгегә саклыйбыз. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.

Район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Константин Павловичны соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәт белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Киселев Константин Павловичны Мирный микрорайоны зиратына җирләделәр.

Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International