10 сентябрь көнне “Энергия” стадионы шахмат клубында район беренчелегенә шахмат буенча ярышлар үтте. Ярышларда 8 команда катнашты. 1 урында Чыбыклы, 2 урында Аксар, 3 урында Югары Шепкә авыл җирлекләре командалары булды. Аларга физик культура һәм спорт идарәсе мактау кәгазьләре тапшырылды.