Көзге игелек кылу атнасы – изгелек кылу эстафетасы” # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН” # Татарстан Командасы акциясе дәвам итә.

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгече һәм “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән бергәләп мөмкинлекләре чикләнгән бала өендә кунакта булдылар. Сәламәтлекләре ягыннан ярдәмгә мохтаҗ балалар аеруча җылы мөнәсәбәткә лаек. Шуны күз уңында тотып волонтёрлар – Виктория Чулкова өенә барып, аның белән аралашып, үзләренең күңел җылысын бүләк иттеләр, истәлекле бәләкләр тапшырдылар. —Сабыйларның шат елмаюын күрү — икеләтә рәхәт. Берничә минутка булса да балаларны үз авыруларын оныттырып торырга, күңел ачарга, елмайтырга, тырышабыз, —диләр волонтёрлар. Чыннан да бу көнне волонтерлар, сабыйның кәефен күтәрергә тырышты. Җылы атмосфера тудырып, бу халәткә барыбызны да чорнап алдылар. Сабыйның әнисе Лариса Семеновна исә үз баласына мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт сүзләрен юллады. Кеше күңелен күрер өчен бер җылы сүз җитә шул...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International