Мактаулы исем бирелде

2016 елның 30 сентябре, җомга
Кичә «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика алдынгыларын кабул итте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, “Зәй” агрофирмасы ҖЧШ директоры В.Ф.Егоровка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. В.Ф.Егоровны мактаулы исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур хезмәт уңышлары телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International