ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе
Бүген Зәй үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Светлана Чайковская гражданнарны кабул итте. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге вәкилләре катнашты. Тулаем алганда, кабул итүдә Сәрәпәле клубын ремонтлау, Яңа Пәлчикәү белән Нератовка авылын газлаштыру кебек сораулар белән беррәттән, шәхси сораулар белән килүчеләр дә булды.Пәнҗешәмбе көнне Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И.Ю.Әминовның кабул итүе көтелә.
Зәй - электрон юл белән күрсәтелүче хезмәтләрдән файдалану активлыгы буенча республикада беренче бишлектә. Бездән алда – Казан,Чаллы, Түбән Кама һәм Саба районы тора. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган электрон хезмәтләрдән файдалану активлыгына багышланган брифингта бу хакта республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.Атап үткән биш шәһәр-районда халыкның вакытын янга калдырып, башка файдалы шөгыльләргә мөмкинлек тудырыла дип карарга кирәк, -дип басым ясады министр.

28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген, шәхси кабул итүләр декадасы кысаларында, үзәк китапханәдә муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында газлаштыру ,коммуналь хезмәтләргә һәм социаль объектларны җылыту мәсьәләләренә кагылышлы сораулар яңгырады. Район башлыгы барлык мөрәҗәгатьләргә җавап бирде, кайбер сорауларны хәл итү өчен вакыт тәләп ителү сәбәпле, аларны контрольга куйды.
2016 нче елның 26 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Хабибуллинар гаиләсе чакырылган иде. Бу куркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен житкерделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
26 нчы ноябрьдә Зәй музыка мәктәбендә «Алтын башак-2016» 6 нчы Муниципаль вокал конкурсы үтте. Конкурсның төп бурычы авыл җирлегендә яшәүче талантлы балаларны ачыклау иде. Конкурста 10 авыл җирлегеннән 21 кеше катнашты. Конкурста катнашучыларга бәяне 7 нче Яр Чаллы сәнгать мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Рузалия Салиховна Суходольской һәм хор-музыка укытучысы бирде. Кечкенә балалар арасында 1 нче дәрәҗә премия лауреаты исеменә Сарсаз-Баграждан Алексей Краснов, 2 нче дәрәҗә премия лауреаты исеменә Югары Мәлемнән Фидан Насыйров һәм 3 нче дәрәҗәле премия лауреаты исеменә Әдилә Асылхуҗиналар лаек булды.

24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
23 ноябрендә, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, әниләр көненә багышланган “Әнкәй-җирдә иң зур кеше” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән әниләрне, әбиләрне шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар “Авторын бел?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Көйне таны” дип аталган конкурсларда актив катнаштылар. Килгән кунакларны татар бүлегенең актив укучылары Фәннур Миннекаев һәм Нәзирә Гыйбадуллина, матур җырларын җырлап, бәйрәм белән котладылар.
Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез. Әниләребез алдында без мәңге бурычлы. 2016 нче елның 24 ноябрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балаларын тапкан 5 ханымга Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, чөнки хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.

11
ноябрь, 2016 ел
җомга
Шахмат уйнау- баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында ,бикрәктә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә. «Дуслык» яшьләр үзәгендә шахмат белән шөгыльләнүчеләрнең саны артканнан арта бара. Аның чираттагы дәресләре яшь шахматчаларның көчен сынаудан башланды.

10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм шәһәр депутатлары катнашында даими комиссиясе утырышы узды.Утырышта Зәй шәһәре Советы муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү тәртибе мәсьәләсе каралды. Анда Советның юридик бүлек башлыгы В.В.Кудряшов доклад белән чыгыш ясады.
Бер тапкыр бирелә торган түләү- ана капиталы сертификатын 2016 елның 30 нчы сентябренә кадәр алган гражданнарга агымдагы елның 30 нчы ноябренә кадәр пенсия фондына гариза биреп, шул сертификат исәбеннән 25000 сум күләмендәге акчаны алырга һәм үзләре теләгән максатларда кулланырга мөмкин. Шундый ук гаризаны электрон формада интернет ашада пенсия фондының (www.pfrf.ru). сайтына кереп башкарырга мөмкин.Гаризаны мондый формада җибәргән очракта, кайтарылачак акчаның күчү реквизитларын язганда аеруча игътибарлы булу сорала. Шул ук вакытта банк счетының сертификат иясенеке булуы мөһим шарт,- дип хәбәр итә Пенсия фондының Зәй районы һәм шәһәре идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International