ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Зәй политехник көллиятенең спорт залында ТР Зәй районы һәм Зәй шәһәре хәрби комиссариаты бүлек башлыгы А.Ф.Әгъләмҗанов «Застава» патриотик клубында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Хәрби комиссар балаларны чираттагы турнирда җиңүләре белән чын күңелдән котлады. Очрашу вакытында хәрби белгечлек үзләштерү һәм хәрби хезмәткә алдан әзерләнү хакында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Политехник көллият җитәкчелеге яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатында «Застава» клубына һәрвакыт ярдәм итеп тора. Шул сәбәпле, очрашу вакытында Застава» клубына йөрүчеләр көллият директоры Роберт Марс улы Халитовка үзләренең рәхмәт хатын тапшырдылар.Очрашу бик файдалы һәм үзара аңлашу формасында узды.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре, шәһәребезнең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучы балалар өчен “Витаминнар – безнең дусларыбыз” дип аталган танып белү чарасы уздырды. Укучылар бу көнне витаминнарның кеше организмына нинди йогынты ясавын, сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрү мөмкинлекләре хакында мәгълүмат белән таныштылар. Шулай ук кешеләрнең сәламәт яшәве һәм таза булып үсүе өчен витаминнарга бай , төрле ашамлыклар белән тукланырга кирәклеге, ашамлыкларда витаминнар җитешмәгәндә кеше төрле авыруларга бик тиз бирешүе турында да белделәр . Балалар белгечләрнең төрледән – төрле сорауларына бик теләп җавап бирделәр, танып белү чарасында актив катнаштылар
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы uslugi.tatarstan.ru кереп баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләнгән сумманы компенсацияләү мөмкинлеге бар . Моның өчен “Шәхси кабинет” аша “Социаль яклау”бүлеген табарга ,балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алу өчен электрон гариза бирергә кирәк. Бу очракта социаль яклау органнарына аерым мөрәҗәгать итү таләп ителми.Исегезгә төшерәбез, электрон гариза бирүне бары тик Бердәм идентификацияләү һәм авторизации ( ЕСИА) да теркәлгәннән соң гына башкарырга мөмкин.
Эш белән тәэмин итү үзәгендә эксперт советының утырышы булды. Анда катнашучы шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвен үтүче гражданнарга, бер мәртәбә түләнә торган матди ярдәм алу өчен, эксперт советы әгъзалары каршында , үзләренең ваклап сату, таш эшкәртү һәм махсус техника ярдәмендә хезмәт күрсәтү буенча 4 бизнес -планнарын якларга туры килде
Россиядә Кино елы дәвам итә.Шәһәр мәдәният йортында Илдар Рязановның 89 еллыгы уңаеннан әдәби музыкаль салон ачылды. Катнашучыларны авторның тулы биографиясе белән шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре таныштырды. Илдар Александрович Рязанов талантлы режиссер гына түгел, ә бөек шәхестә. Бистәдә яшәүче яшүсмерләр өчен, Рязановның кинофильмнарыннан өзекләрдә күрсәтелде. Чараның төп максаты яшь буынны совет чоры режиссерлары һәм артистларының иҗаты белән якыннан таныштыру иде.

9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе
9 нчы ноябрьдә хакимиятнең зур залында Казанның һөнәри бизнес-тренерлары белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен “Бизнес-десант” киңәшмәсе үтте. Очрашуда район һәм шәһәрнең 120 эшмәкәре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган салым түләү, хокук нигезләре, дәүләт сатып алу мәсьәләләренә кагылышлы күп санлы сорауларына җавап ишеттеләр. Шулай ук, Татарстан Республикасында эшкуарлыкка дәүләт ярдәме формалары турында тулы мәгълүмат алдылар.
Шушы көннәрдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре район һәм шәһәрнең гомүми урта белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре белән очраштылар. Очрашу вакытында хезмәт законнары каралды, җитәкчеләргә “Россиядә эш” парталының эшләве хакында, Халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә мәгълүмат җиткерүнең тәртибе һәм вакыты турында хәбәр ителде.
3 нче ноябрьдә «Яшьлек» боз сараенда Татарстан беренчелегенә Зәй һәм Минзәлә командалары арасында, 2007 елда туганнар арасында, хоккей буенча ярышлар үтте. Ярышлар зәйлеләр файдасына 7 гә 3 исәбенә тәмамланды. 5 нче ноябрьдә Мамадышта укытучы-тренер Ю.А.Балякин истәлегенә багышланган ирекле һәм милли көрәш буенча район турниры узды. Анда Казан, Мамадыш,Түбән Кама,Яр Чаллы,Менделеевск,Тукай һәм Зәй районнары катнашты.Зәйнең балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 2007 елда туган балалар арасында Калимуллин Кәрим,Хаджаев Раил -1 нче,Гәрәев Әмир,Архипов Денис-2 нче,Архипов Артем-3 нче урыннарны алдылар.2005 нче елда туганнар арасында Салихов Тимур,Әбделхаков Малик-1 урынга чыктылар.2002 нче елда туганнар арасында Рафаилов Дмитрий-1 нче,Магерамов Мехман-2 нче,Хөснуллин Руслан 3 нче урыннарга лаек булдылар. 6 нчы ноябрьдә «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә сәламәтләндерү комплексының спорт залында авыл җирлекләренең ир-атлары командалары арасында боскетбол буенча беренчелеккә ярышлар үтте. Ярышларда 8 авыл җирлеге катнашты. Беренче урынны Аксар , икенче урынны Югары Шепкә , өченче урынны Кадер авылы җирлеге алды.

3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
2016 нче елның 02 ноябрь көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Дудиннар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.

2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Үткән октябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 47 сабый теркәлде: 24 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4500 грамм. Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 42 яшь. Октябрь аенда иң популяр исемнәр Злата, Василиса, Данил, Эмиль. Сирәк очрый торган исемнәр Добрыня, Леон, Микелла. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 15 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 20 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 60 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International