ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе үткән ел юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләр белән эшләүгә җитди игътибар бирә. Ел дәвамында штрафларын вакытында түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 510 эш кузгатылган, шуларның 304енә административ арест салу турында карар чыгарылган. 101 кеше - мәҗбүри хезмәт, 92сенә суд карары буенча икеләтә штраф түләтү билгеләнгән. ЮХИДИ бүлеге искәртүенчә, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штраф үз вакытында башкарылмаса, ул икеләтә суммага әверелә, бу сумма 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел, ягъни 500 сум штрафыңның түләү срогы узса, аны 1500 итеп түләргә туры киләчәк. Вакытында түләнмәгән штраф өчен 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгать мәҗбүри хезмәт тә каралырга мөмкин.

2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Казанда узучы JuniorSkills стандартлары буенча “Яшь һөнәр осталары” республика чемпионатында Зәйнең балалар иҗат йортында шөгыльләнүче яшьләре «Аэрокосмическая инженерия» компетенциясе буенча бер команда булып чыгыш ясый. Аларның 4се Зәй политехник колледжында белем алучы студентлар: Динар Нугаманов, Анатолий Сәлахов, Геннадий Капитонов һәм Геннадий Ратников. Әлеге студентлар тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, электромонтер белгечлекләре алулары өстенә буш вакытларында аэрокосмик инженериясе белән мавыга.
Зәй политехник көллияте « Мәгариф оешмасының иң яхшы интернет-сайты-2016» конкурсында җиңүче дип табылды һәм Җиңүче дипломы һәм йолдызчыгына ия булды. Политехник көллият Татарстан Республикасыннан Бөтенрәсәй конкурсында катнашучы бердән-бер оешма.
Бүген Зәй районына Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты О.И.Павлова үзенең эш визиты белән килде. Ул башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков белән социаль-реабилитация бүлегендә булды.“Бердәм Рәсәй” партиясенең җирле бүлеге активистлары белән очрашуда катнашты. “Бердәм Рәсәй” партиясенең җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә гражданннарны кабул итте. Депутат “Ялта-Зәй” спорт комплексында Рәсәйнең Идел буе федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышларын карады һәм ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
1 нче февральдә шәһәребезнең Иске Зәй бистәсенең мәдәният йортында халык җыены үтте. Җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Шәһәребезнең 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән шәһәр башкарма комитет җитәкчесе С.В.Максимов таныштырды.Чарада район һәм социаль, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Җыенда Зәй шәһәре прокуроры Р.Р.Кәримов, өлкән участок полиция хезмәткәре Комаровларның чыгышы тыңланды. Җыенга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.
Бүген Яңа Спасс һәм Александр Бистәсе авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев таныштырды. Ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлекләре башлыклары сөйләде. Җыен барышында авыл халкын республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге программаларында катнашуда активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район баш ветеринары Фоат Исламов чыгыш ясады. Җыенга йомгакны район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев ясады.

1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 29 сабый теркәлде: 18 малай һәм 11 кыз. Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4200 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь. Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Виктория, Никита. Сирәк очрый торган исемнәр Тамерлан, Җәлил.
Бүген утырышлар залында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты АП.Н.Хәйруллинның ярдәмчесе Е.Н.Серебрякова гражданнарны кабул итте. Депутат ярдәмчесенә шәхси сораулары белән 8 зәйле мөрәҗәгать итте. Барлык бирелгән сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алынды. Гражданнарны кабул итү депутатлар тарафыннан даими рәвештә алып барыла.
Кичә кич, «Ялта-Зәй» спорт комплексында, муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов, Рәсәйнең Идел буе федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышларын ачу тантанасында катнашты. «Ялта-Зәй» спорт комплексына өлкә һәм республикалардан 14 команда җыелды. Бүген исә ярышларның беренче көне башланды. Кыз балалар ирекле стильдә 5 чакрым, яшүсмерләр 10 чакрым арага ярыштылар. Ярышта җиңүчеләрне бүләкләүдә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашты.

Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов «Космос» Яшьләр үзәген капиталь төзекләндерү буенча киңәшмә уздырды. Р.Г.Кәримов башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя биреп, төзүчеләргә эш темпларын бүгенге көндәгечә дәвам итәргә кушты. Район башлыгы, физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен үзәктә тудырылган шартларның катгый таләп һәм нормаларга туры килергә тиешлеге хакында тагын бер кат искәртте.Шул ук көнне Р.Г.Кәримов “Энергетик” мәдәният йортын төзекләндерү буенча да киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International