ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
2016 елның декабр аенда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча чаралар кысаларында 7 елга энергия сервис контракты төзелде. Бүгенге көндә әлеге контракт буенча урам яктырткычларын светодиодлыларга алыштыру бара. Шул рәвешле урамнарда барлыгы 2552 яктырткыч алыштырылачак. Моннан тыш, әлеге контракт буенча яктылык белән автомат идарә итү системасы урнаштырылачак.

31 нче гыйнварда Казанның «Корстон» комплексында Татарстан кеше хокуклары буенча вәкаләтле карамагындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер –министры И.Ш.Халиков катнашты. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле С.Х.Сабурская 2016 елда республикада кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген үтәүгә нәтиҗә ясады. Утырышта Зәй муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Район ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин чыгыш ясады, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе
Газлаштыру фонды республика программасы буенча Кадер авыл җирлегендә узган яз Степная һәм Лесная урамнарындагы йортларны газлаштыру башланган иде. Әлеге урамнарда урнашкан 10га якын йортка бу кышта газ үткәрелеп, биредә яшәүчеләр зәңгәр ягулыклы булды. Җирлектә газ кертүне «Татстроймонтаж» подряд оешмасы башкарды. Газлаштыруга 2 миллион 800 мең сум акча җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта Зәй шәһәренең 4нче микрорайонындагы яңа төзелешләрдә дә газлаштыру эше бара. Биредә газлаштыру 3 миллион 500 мең сумга төшә, әлеге сумма җирле бюджеттан бүлеп бирелде. Шул рәвешле Ольховая, Мирас, Девятаев урамнарына газ төзелеш эшләре беткәч, ел ахырында бирелер дип көтелә.
Бүген Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә төзелеш һәм җирдән куллануга үзгәрешләр кертү проекты турында ачык тыңлаулар үтте. Ачык тыңлауларны шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина башлап җибәрде. Шәһәр башлыгы урынбасары ачык тыңлауларны үткәрү урыны һәм вакыты турында”Новый Зай” газетасында белдерү бирелүе һәм район сайтында урнаштырылуы турында хәбәр итте. Көн тәртибе буенча, Зәй шәһәрендә төзелеш һәм җирдән куллануга үзгәрешләр кертү проекты хакында Башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше башлыгы Р.Р.Исламова чыгышы тыңланды.
Бүген, "Зәй крекер" ҖЧҖ кондитер фабрикасында еллык эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективы утырышы үтте. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы Р.Г.Кәримов таныштырды. "Зәй крекер" ҖЧҖ кондитер фабрикасында ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында"Зәй крекер" ҖЧҖ идарәче директоры Д.А.Кукушкин чыгыш ясады.

Бүген, 2017 елның 31 нче гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә Бөтендөнья кышкы Универсиадасы кысаларында үтүче чаңгы ярышларының икенче көне дәвам итә.Россиялеләр арасында, Татарстан Республикасыннан Анна Нечаевская 5-10 чакрым ирекле стильдә үтүче чаңгы ярышларында чемпион исеменә лаек булды. Икенче урынны Россияле Лилия Васильева (Удмуртия Республикасы), өченче урынны Анна Шевченко (Казахстан Республикасы) яулады.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе
1 февральдә депутатлар кабул итүе төбәк атналыгы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин гражданнарны кабул итә. Депутатка соравы булучылар үзәк китапханәдә урнашкан “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсенә көндезге сәгать 2 дән 4 кә кадәр килә ала. Белешмәләр өчен телефон:7-30-94

Бүген, 2017 елның 30 нчы гыйнварында Алма-Атада  Бөтендөнья кышкы Универсиадасы старт алды. Ярышларның беренче көнендә спортчылар 5 һәм 10 чакрымга классик стильдә ярыштылар. Хатын-кызлардан Лилия Васильеваның (Россия, Удмуртия Республикасы) нәтиҗәсе 12.8 секунд, икенче урында Анна Нечаевской (Россия,Татарстан) 13.3 секунд, өченче урында Анна Шевченко (Казахстан)15.2 секунд, 5 нче урында Ксения Малеванная, 33.6 секунд, 7 нче урында Мария Давыденкова 38.8 секунд, 8 нче урында Ольга Репницына 51 секунд, 15 нче урында Оксана Главатских 1 минут һәм 8 секунд нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Иртәгә, 31 гыйнварда ирекле стильдә узачак ярышларда безнең спортчылар дистанциягә беренче һәм икенче номерлы язу белән китәчәкләр.

Бүген балалар иҗат йорты базасында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашуында, мәгариф идарәсенең аттестация комиссиясе утырышы узды. Аттестациядә мәгариф учрежденияләренең 53 җитәкчесе катнашты. Анда катнашучылар үзләренең «директор», «мөдир» вазыйфалары квалификацияләренә туры килүләрен тагын бер кат расладылар.
Мәгариф идарәсенең 2016-2017 елларга төзелгән эш планы буенча, 3 һәм 4 башлангыч сыйныфлар да белем алучы талантлы балаларны ачыклау максатыннан, олимпиадалар үткәрелә башлады. 27 нче гыйнварда районыбызның татар гимназиясендә 3 сыйныф балалары өчен татар теле буенча олимпиада үтте. Анда 26 бала катнашты. Җиңүчеләр арасында( рус теле төркеме балалары арасыннан) 1 нче мәктәп, (татар төркеме балалары арасыннан ) 6 нчы мәктәп һәм (милли мәктәпләр арасыннан) татар гимназиясендә укучылар җиңүче дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International