Зәйдә иҗат фестивале дәвам итә

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
Зәйдә оешма, предприятие, учреждениеләр үзешчәннәре арасында иҗат фестивале дәвам итә. Әлеге фестиваль миниатюра театры, аэробика, нәфис сүз, цирк, хореографик, вокаль, спорт һәм массакүләм номерлар, “дан минуты”на охшаган чыгышлардан гыйбарәт. Ул мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында узды инде. Мәдәнии чара хәзер оешма, предприятие, учреждениеләр арасында бара. Алдагы чыгышны тамашачыларга спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре үзешчәннәре тәкъдим итә. Шул рәвешле фестиваль агымдагы елның апреленә кадәр дәвам итеп, гала-концерт белән тәмамланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International