Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе
Аппарат киңәшмәсе үтте.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары И.Н.Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы А.А.Әхмәтшиннар чыгыш ясады. Киңәшмә барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов«Мефро уилз Руссиа Зәй заводы»ҖЧШ генераль директоры И.Р.Давыдовны туган көне белән , Техник инвентаризация бюросы Зәй бүлеге башлыгы Г.С.Шәймарданованы юбилее белән котлады. Халыкны эш белән тәэмин итүдә аеруча хезмәт куйган җитәкчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Р.Р.Әмиров предприятие агрофирма һәм оешмаларда диспансеризация үткәрүнең торышы белән таныштырды. Мәгариф бүлеге эшчәнлегенең торышы хакында мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Н.В.Васильева чыгыш ясады. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.
7
апрель, 2017 ел
җомга
Югары Мәлемдә семинар- киңәшмә үтте
Бүген Югары Мәлем авылы җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте. Семинарда катнашучылар Югары Мәлем авылы мәктәбе, “Чулпан” балалар бакчасы, янгын- куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге, К.А.Мурзагов фермерлык хуҗалыкларында булдылар һәм андагы эш торышы белән таныштылар. Шулай ук Югары Мәлем авылы зиратының торышын карадылар. Киңәшмәнең пленар өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов башлап җибәрде. Авыл җирлегендә башкарылган эшләр хакында җирлек башлыгы Ф.Н. Николаева чыгыш ясады. Киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район башкарма комитеты башлыгы урынбасары П.А.Байрашев, торак- коммуналь бүлеге башлыгы А.В.Петров, ГИБДД хезмәткәре Р.Р.Биктаһиров, мәдәният идарәсе башлыгы С.М.Батршиналарның чыгышы тыңланды. Киңәшмәгә нәтиҗәне район башкарма комитеты башлыгы И.Ф.Хафизов ясады .
Кече академиядә чыгарылыш кичәсе узды
“Балалар иҗат йортында”Кече академияне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Тантаналы чараны оешма директоры В.П.Куликова ачты. Коллективта эшләүче педагоглар укучыларга үзләренең җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Укуны тәмамлаучы балалар арасында, Кече академиянең Мактау китабына кертелүчеләр дә бар.Чара барышында барлык укучыларга таныклык һәм дипломнар тапшырылды. Балалар исә җавап формасында үзләренең биюләрен матур итеп башкардылар. Л.Б.Заплутахина һәм В.Р.Кәлимуллиналар җитәкчелегендәге иҗади коллективларның чыгышы чараны тагын да җанландырды.
Район башлыгы хуҗалыкларда
Өченче көн рәттән район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендәге комиссия агрофирмалар бүлекчәләрендәге техникаларның язгы-кыр эшләренә әзерлеген карый. Татарстанда авыл-хуҗалыгы промышленносте оешмалары арасында язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс игълан ителүе хакында бүлекчәләрнең механизатор һәм белгечләре яхшы белә. Бүген комиссия вәкилләре “Восток” агрофирмасының “Александровский”, “Яңа Спасс”, “Бохарай”, “Сармаш”, “Мәлем” , “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй”, “Маяк”, “Рассвет” бүлекчәләрендәге һәм Гүлькин авылының “Союз-Агро” ҖЧШ ендәге эш торышы белән таныштылар һәм кирәкле нәтиҗәләрне ясадылар.
6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 9 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исә. Һава температурасы республикада көндез 3-9 градус җылы, төнлә 4, көнчыгыш районнарда 7 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Зәйдә төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелми, аязучан болытлы һава, җил көньяк-көнбатыштан. Температура төнлә – +1, көндез +5..+7 градус булыр дип көтелә.
Спортның бөек көче
5 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә социаль яклау үзәге белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә (7.04) багышланган кичә уздырылды. Кичәгә мөмкинлеге чикләнгән балалар, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти - әниләре чакырылды. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышудан соң электрон презентация буенча уздырылган викторина сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләделәр, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Кичәнең икенче өлеше балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде – алар хәрәкәтле төрле спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Яз кояшының тәрәзәгә елмаюыннан, балаларның шат йөзләреннән, чыр – чулы авазларыннан уку залына гүя якты нурлар иңде.
1
апрель, 2017 ел
шимбә
Зәй районы ГХАТ бүлегенең март аена статистика магълүмәтләре
Үткән март аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 41 сабый теркәлде: 18 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2080, ә иң зуры – 4160 грамм. Иң яшь анага – 21, иң өлкән анага 43 яшь. Март аенда иң популяр исемнәр София, Полина. Сирәк очрый торган исемнәр Азиза, Жасмин. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 20 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 21 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 60, каләшкә – 49 яшь.
31
март, 2017 ел
җомга
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте
Мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге гимнасиясендә үтте. Анда Поручик мәктәбеннән Гомәрова Аделина,Төхвәтуллина Мәдинә, Голованова Таисия, Бохарай мәктәбеннән Шигабетдинова Алия “Яшь шагыйрь» номинациясендә үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Яшь шагыйрьләребезгә алга таба да уңыш юлдаш булсын!
23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә игезәкләр туды.
22 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Руслан һәм Венера Дубровиннар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Георгий һәм Богдан дигән исемнәр бирделәр.
22
март, 2017 ел
чәршәмбе
Түгәрәк өстәл
22 мартта Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбендә “Милли әдәбиятның үзенчәлекләре, татар поэзиясе һәм прозаның киләчәген күзаллау” темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл артында Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, Идел журналының менеджеры В.Ш.Гыйматдинова, Татарстан Республикасының халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Хәбибуллина Г.Җ., җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Бертман И.Н., баш белгеч Хисмәтуллина А. М. да катнашты. 6нчы мәктәп директоры Бареева З.Г., шәһәребез һәм районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әдәбият сөюче укучылар, китапханәчеләр, журналистлар күп кенә сорауларга җавап алдылар, борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәл, яраткан язучыбыз очрашу бик җылы, җанлы, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз