ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәребезнең Үзәк балалар китапханәсендә “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы уздырылды. Җиңүчеләр - Асылъяр Асылхузина - 4 нче мәктәпнең 1 «б»сыйныф укучысы, Елена Осипова –4 нче мәктәпнең 2 «в»сыйныф укучысы, Антон Черешов - 7 нче мәктәпнең 3 «а»сыйныф укучысы, Дамир Хайров - 4 нче мәктәпнең 4 «б»сыйныф укучысы. Ә “Иң мәдәниятле әти –әни “ номинациясендә җиңүче дип Асылхузина Гузәл Айрат кызы табылды. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 26 нчы май көнне, башкалабызның иң матур биналарының берсендә – “Әкият” курчак театрында, республикабызның барлык районнарыннан җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау һәм мәдәни чараларда катнашу көтә.

24
май, 2017 ел
чәршәмбе
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы тарафыннан инде берничә ел иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажларын ачыклау буенча конкурс оештырыла. Аңа нәтиҗә квартал саен ясала. Шунысы куанычлы, быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча безнең ЮХИДИ бүлегенең Радик Сибгатуллин һәм Михаил Кузьмин составындагы экипаж, республикада иң яхшы дип табылып, җиңүгә иреште. Район эчке эшләр бүлегендә әлеге уңайдан узган тантанада җиңүчеләргә вымпел һәм акчалата премия бирү турында сертификатны ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Иван Гафуров тапшырды. Ул җиңүчеләрне ТР ЮХИДИ идарәсе һәм үз исеменнән кайнар котлады.

19
май, 2017 ел
җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев җитәкчелегендә, мәгариф , мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар катнашында Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы съездына делегат сайлау буенча конференция үтте. 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк VI нчы Бөтендөнья татар конгрессы съездында районнан «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясенең татар бүлеге редакторы А.М.Биккинина катнашачак. Конференциягә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев йомгак ясады.

Шәмдәлләрдә яна утлар. Шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә романсларга гашыйк зәйлеләрне Таҗетдин Ялчыгол исемендәге скверга җыйды.Чараны оештыручы үзәк китапханә хезмәткәрләре тамашачыны узган гасырга алып кайтып килмәкче. Илебездә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле. Тыңлаучылар Зәй сандугачы Нина Шатрилова башкарган романсларның аһәңенә төренеп музыка һәм шигъриятнең сихри дөньясына чумдылар. Аның башкаруында “Не корите меня, не браните”, “А напоследок я скажу” һ.б. алкышларга күмелде. Алып баручы Людмила Михайловна Крылова романсларның барлыкка килү тарихын сөйләде, аларның үзенә тарту көче булуын ассызыклады. Әдәби музыкаль чарага китапханәнең «Надежда» һәм «Вдохновение» клубларында шөгыльләнүче зыялылар чакырылган иде. Сихри вокал жанры сквер аша үтеп йөрүчеләр игътибарын да үзенә җәлеп итте. Романслар кичәсе шәһәрдәшләребездә мондый кичәләргә ихтыяҗ булуын ачыклады.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе
2 май көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Гаяз һәм Елена Ахметгариевлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Радель һәм Адель дигән исемнәр бирделәр.

25
апрель, 2017 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәм «Үлемсез полк» Бөтенрәсәй акциясенә багышланган брифинг үткәрде. Брифингка оешмаларның җаваплы җитәкчеләре, Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре һәм журналистлар чакырылган иде.

Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән, Зәй ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Йосыфова Рәисә Исмагыйл кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярны котлауда мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре, район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе
Аксар җирле үзидарәсенең Бөгелдә-2 дә яшәүче хезмәт ветераны Старкова Мария Максимовна район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлау кабул итте. Котлауда муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Аксар авылы җирлеге башлыгы Ю.И.Гыйльманов һәм мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

21
апрель, 2017 ел
җомга
Мәрхәмәтлелек декадасы кысаларында 20 апрельдә, Үзәк балалар китапханәсендә социаль яклау үзәге белән берлектә, кешенең тугрылыклы дусты –этләргә багышланган тематик кичә уздырылды. Кичәгә мөмкинлеге чикләнгән балалар, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти - әниләре чакырылды. “Бир тәпиеңне, дустым” электрон презентациясе мавыктыргыч әңгәмә белән үрелеп алып барылды. Кичәнең бергәләшеп аралашу өлешендә, кайбер балалар үзләренең дә дүрт аяклы дуслары булуы турында сөйләделәр, ә китапханәчеләр балаларны хуҗасыз этләргә карата да мәрхәмәтлерәк булырга, көчеңнән килгәнчә аларга ярдәм кулы сузарга, мөмкинлегең булса берәр эт яки мәчегә мәрхәмәтле хуҗа булу турында да онытмаска өндәделәр. “Ак Бим Кара колак” китабы һәм “Хатико” кинофильмы турында сөйләгәнне дә балалар бик яратып, йотлыгып тыңладылар. Чөнки, аларда чынбарлыкта булган вакыйгалар тасвирланган һәм этләрнең үз хуҗаларына ничек тугрылыклы булулары сүрәтләнеп бирелгән. Бу көнне балалар узләренчә китапханәбезгә дә ярдәм иттеләр – бик теләп, таушалган китапларны ремонтлау эше белән шөгыльләнделәр –шулай итеп мәрхәмәтле гамәлләр кылуга үз өлешләрен керттеләр.

13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Космонавтика көненә багышлап Үзәк балалар китапханәсендә ”Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Галәм серләре” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Балалар йолдызлар һәм планеталар, космонавтлар һәм галәм кораблары, беренче космонавт Юрий Гагарин турында бик күп яңа кызыклы мәгълумат алдылар, космос турында дөрес итеп кроссворд чиштеләр. Чын космонавт булыр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? Шул турыда бергәләшеп фикер алыштылар. Китап күргәзмәсендәге китаплар да балаларда кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International