Питрау бәйрәмен керәшен халкы гына түгел, бөтен республика халкы көтеп аладыр. Әлбәттә шулай, Зәй районында да бу бәйрәмне уздыруның үзенә генә хас матур төсмерләре, нечкәлекләре барлыкка килде. Бу бәйрәмне олылап, бөтенхалык бәйрәме итеп, шул ук вакытта керәшеннәрнең күркәм йолаларын, гореф – гадәтләрен саклап үткәрү районыбызда матур бер традициягә әйләнде. Керәшен халкы үз тарихын, мирасын, гореф–гадәтен, мәдәниятен саклап яши. Питрау – халыкның җорлыгын, кунакчыллыгын, киң күңеллелеген, көчен, бердәмлеген күрсәтә торган бәйрәм. Һәм шул ук вакытта Питрау ул – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Питрау бәйрәме белән һәммәгезне дә ихлас күңелдән котлыйбыз! Тынычлык, татулык һәм иминлек идеалларын да гәүдәләндерүче әлеге ямьле бәйрәм рухи тормышыбызга аерым бер мәгънә бирер, безне яңа, изге эшләргә һәм гамәлләргә рухландырыр, дип ышанабыз. Ил-көннәргә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык, бәхет телибез. Алга таба да шулай бергә булырга язсын.
Бүген, 26 май көнне Иске Зәй бистәсендә яңа мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дин эшләре буенча вәкиле Р.Н.Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе- мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Зәй муниципаль районы Советы депутаты Ш.Б.Минһаҗев, башка күп санлы дәрәҗәле кунаклар, мәчетне төзүчеләр, күрше-тирә район мөхтәсибләре,ветераннар һәм Зәй халкы катнашты. Бистәдә тулы бер комплекс булды: ул мәчет, уку-укыту үзәгеннән тора. Соңгысында якташ язучы, галим Ялчыгол музее да булдырылды. Бу очраклы түгел, әлеге укыту үзәге Ялчыгол кебек дин галимнәре үстерүгә башлангыч, нигез булып торыр.