13 нче мартта хакимиятнең зур залында Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында дәүләт органнарында һәм иҗтимагый оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең гомүми профсоюз җыелышы булды. Конференциянең көн тәртибенә 5 сорау куелган иде. Профсоюз оешмаларының 2017 елда башкарган эшчәнлеге һәм 2018 елга куелган бурычлары белән район профсоюз оешмалары җитәкчесе Е.В.Недошивина таныштырды, шулай ук башка профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышы тыңланды. Район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев иң актив профсоюз әгъзаларын котлады, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
13 мартта хакимияттә, Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында үткән киңәшмәдә, 14-18 март көннәрендә "Ялта-Зәй"дә узачак чаңгы ярышларына әзерлек мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә районның спорт, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, район масса -күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. В.Г.Акатьев ярышка ныклап әзерләнергә һәм аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк булуы хакында тагын бер кат ассызыклады.
Кичә 7 нче мәктәптә район башлыгы Р.Г.Кәримов “35 нче квартал”, Воздвиженка һәм Кармалка бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Район башлыгы җыенга килгән халыкны узган 2017 елда районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә куелган планнар белән тулы таныштырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов шәһәрне төзекләндерү планы турында сөйләде.Җыенда шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе башлыгы С.В.Ефремов, участок полициясе Н.А. Комаровларның отчеты тыңланды. Ел дәвамында аеруча актив эшчәнлек алып баручы өлкәннәргә район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыенга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивинаны туган көне белән котлады. Зәй районы киноучреждениясе директоры М.Р.Зыятдинов һәм район Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Ф.Ф.Әхмәтвалиевалар район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булдылар. «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыруда актив катнашучы, район Башкарма комитеты эшләрә идарәчесе Якубова Ирина Петровнага, «Заинск-информ» ТАТМЕДИА филиалы җитәкчесе Исрафилова Венера Назифовнага, “Энергетик” мәдәният йорты коллективына һәм “Яшьләр үзәге” директоры Столбова Нина Альбертовналарга фестивальне оештыру комитете рәисе дипломы тапшырылды. Р.Г.Кәримов утырышта катнашучыларны, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнүче Р.М.Нәсибуллин, “Энергетик” мәдәният йорты директоры итеп билгеләнүче С.Ю.Ревина һәм район ветераннар Советы рәисе итеп билгеләнгән Н.И.Шипковлар белән таныштырды. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Зәй эчке эшләр бүлеге, район азык- төлек идарәсе , янгын-сак гарнизоны, район дәваханәсе һәм дәүләт техник күзәтү эшенә атналык йомгак ясалды. Көн кадагында торган районда хезмәт базары торышы турындагы мәгълүмат белән халыкны хезмәт белән тәэмин учреждениясе директоры Е.В.Андреева таныштырды.
11 мартта Зәйдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II этабы узды. Фестивальдә Зәй, Нурлат һәм Сарман районнарыннан 26 кешедән торган 3 команда катнашты. Ярышта катнашучылар 1,2,3,5 км.га чаңгыда йөгерү,25-50метрга кадәр аралыкка йөзү, винтовкадан ату һәм башка бик күп спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Гомүми ярыш нәтиҗәләре буенча 3197 очко җыеп, Зәй районы беренче урынга чыкты, икенче урынны алган Норлат районы 2560 очко, Сарман районы ярышчылары 2354 очко җыюга ирештеләр.