ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга
Шушы көннәрдә «Урман дөньясы» тарихи-экологик музей үзәгендә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәре Л.Н.Мөбәрәкшина 5 нче мәктәпнең 2 сыйныф укучыларына «Алар беренчеләрдән булды» дип аталган танып белү экскурсиясе үткәрде. Ул балаларга Мирный бистәсенең барлыкка килү тарихы, анда Зәй урман хуҗалыгын төзү, аның беренче җитәкчеләре һәм эшче кешеләре турында сөйләде. Балалар күргәзмәдә булган фотосүрәтләрне җентекләп карадылар, үз якташлары белән якыннан таныштылар. Мондый экскурсияләр балаларда туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә. Чарада барлыгы 23 бала катнашты.

15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге Бөтендөнья кулланучылар көненә багышлап, 15 мартта «Кайнар линия” үткәрә. Кызыксынучыларга түбәндәге телефоннар буенча 8(85558) 7-28-88, 8.00 дән 17.00 гә кадәр вакыт эчендә шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш 15 нче март көнне 13 сәгать.00 мин.тан 18 сәгать. 00 мин.ка кадәр, Зәй шәһәренең күп функцияле үзәгендә халыкка мәгълүмат биреләчәк.

Бүген Зәй муниципаль районының коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны аның рәисе Р.Г.Кәримов алып барды. Утырышта контроль-хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге, узган ел муниципаль район җирле үзидарә органнарының үзара салым средстволарыннан нәтиҗәле файдалану, 2017 елда муниципаль норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре һәм норматив-хокукый актлар проектларын районның рәсми сайтында урнаштыру, шулай ук 2017 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору буенча ачыкланган законнар бозу очраклары турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта шулай ук шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, полиция башлыгы Алексей Симцов, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды. Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Алты һәм күбрәк бала тәрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10 меңгә кадәр артачак.
14 мартта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, әлеге эш юнәлеше өчен җаваплы белгечләр белән берлектә, 2018 елда районада республика программалары кысаларында гамәлгә ашырылучы капиталь төзелеш һәм төзекләндерү объектларында булды анда башкарылучы эшләрнең сыйфаты, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау нормаларының үтәлеше каралды. Бүгенге көндә барлык эшләрдә төгәл, куелган графикка нигезләнеп башкарыла. Төзелеш объектларындагы эш барышын урынга чыгып карау даими рәвештә үткәреләчәк.

14
март, 2018 ел
чәршәмбе
14 нче мартта районда предприятие, оешма, учреждения һәм шәхси эшмәкәрләр өчен киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Киңәшмә яңа форматта, җитәкчеләр һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре өчен әзерләнгән иде. Үзенең чыгышында Илнар Хафизов, районда хезмәт базары тотырыклылыгын даими тәэмин итүгә юнәлдерелгән төп бурычларны билгеләде. Казан шәһәренең “Бинк” социаль-эшлекле клубы укытучысы И.В. Халяпина хезмәт законындагы төп үзгәрешләр белән таныштырды. Киңәшмәдә “Җаваплы хезмәт бирүче-2017” конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 13 җитәкчегә район Башкарма комитеты җитәкчесенең Дипломнары тапшырылды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар.
Районыбызның «Аленка» балалар бакчасында эшләүче музыка белгече Храмова Елена Ивановна 14 нче мартта Казан шәһәрендә үткән “2018 нче ел тәрбиячесе” конкурсында мастер- класс күрсәтте.
13-22 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантка ия булу өчен, иҗтимагый оешмалардан конкурста катнашу буенча гаризалар кабул итә. Конкурста, оешуларына кимендә 1 ел булган һәм закон тәртибендә теркәлгән иҗтимагый оешмалар катнаша ала. 2018 елда 200 әр мең сумлык 5 грант бирү каралган. Мәгълүмат алу өчен (843) 294-95-10 телефоны буенча Кәримов Рүзәл Таһировичка (мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
13 мартта “Энергетик” Мәдәният сараенда Зәй шәһәренең тарихи үзәге – “Мәктәп тавы”н заманча төзекләндерү буенча ачык тыңлаулар үтте. Анда шәһәр-район җитәкчелеге, шәһәр һәм район Советы депутатлары, иҗтимагый, яшьләр оешмалары активистлары, эшмәкәрләр, дин әһелләре, территориаль җирле үзидарәләр рәисләре, җир участоклары һәм биналары якында урнашкан милек хуҗалары һәм арендаторлар катнашты.Район башлыгы чыгышында соңгы елларда шәһәр-районда иҗтимагый киңлекләрне заманча итеп үзгәртү юнәлешендә максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. Проект буенча ачык тыңлаулар яңа форматта һәм анда катнашучыларның зур активлыгы белән узды. Проектны исә Ринат Фәрдиев исемендәге парк концепциясен булдырып, аны тормышка ашырган Казанның яшь архитекторлары эшләгән. Тыңлауларда катнашучыларга алар проект буенча нәрсәләр каралуын тәфсилләп аңлаттылар. Зәйлеләр проектны тулаем хупладылар, шул ук вакытта күп кенә тәкъдимнәр дә керттеләр. Төзекләндерү эшләренә май аенда керешелер дип көтелә.
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында энергоресурусларны файдалану мәсьәләсенә багышланган зур киңәшмә үтте. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре дә катнашты. Разиф Кәримов биредә “ Энергосервис контракты механизмы аша Зәй шәһәре урамнарын яктыртуны модернизацияләү буенча проектны тормышка ашыру турында” дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Президенты фикеренчә, Зәй ГРЭСы да җитди потенциалга ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International