Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
2018 елның 23 марты, җомга
Бүген “Энергетиклар” мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең һәнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналы кичә узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, аның урынбасары А.В. Чапков катнашты. Бу бәйрәм Россия бәйрәмнәре арасында очраклы түгел. Иҗат кешеләренең бу көнне бердәм рәвештә билгеләп үтүләре районда күркәм гадәткә әверелде. Бүген узган әлеге чарага мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр, музыка мәктәбе, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм мәдәният өлкәсендә төрле елларда хезмәт куйган ветераннар чакырылган иде. Тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрик итте. -Мәдәният тармагында хезмәт күпкырлы һәм катлаулы. Шәһәр-районда узучы бер генә чара да сездән башка үтми. Тырыш хезмәтегез өчен без сезгә рәхмәтле, - диде ул чыгышында. Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләре район башлыгы грантына ия булдылар, ТР Мәдәният министрлыгы, район башлыгы, район башкарма комитеты һәм мәдәният идарәсе Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең танылган иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгышлары бизәде.
матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган акватлон буенча ярышлар узды
4-5 майда Зәй шәһәрендә Җиңүнең 81 еллыгына багышланган акватлон буенча ярышлар узды.
«Чиста балалар бакчасы» акциясе: «Бергәләп дөньяны тәртиптә , чисталыкта тотабыз!»
Әлеге девиз астында «Экояз» кысаларында зурлар төркеме балалары өчен экологик акция уздырылды.
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Алексеев Ленар Алексеевичны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Алексеев Ленар Алексеевич белән хушлашты.
5
май, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримовның авыл бүлекчәләренә чираттагы сәфәре булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз