Авыл мәктәпләре арасында иң яхшы хоккейчылар билгеле булды

2018 елның 30 марты, җомга

“Яшьлек” боз сараенда авыл мәктәпләре арасында хоккей буенча ачык ярышларның 3 нче этабы узды. Ярышларда Аксар, Кәдер, Югары Шепкә, Александр Бистәсе,Чубыклы һәм Якты Күл мәктәпләре катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урын -Аксар авылы мәктәбе, 2 нче урын Кадер авылы мәктәбе, 3 нче урын Югары Шепкә авылы мәктәбенә бирелде. “Иң яхшы һөҗем итүче” номинациясендә Нәфис Гыйниятов (Аксар авылы), “Иң яхшы саклаучы”номинациясендә Цыганов Игорь (Кадер авылы),“Иң яхшы капкаччы” номинациясенедә Әхүнҗанов Илнур җиңүче булды. Җиңүчеләр район Башкарма комитетының Грамота, медаль һәм кубокларына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International