Сәвәләйдә яшәүче Иван Исаковка 90 яшь тулды

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе
Сәвәләй авылында яшәүче Исаков Иван Григорьевич шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иван Григорьевич тумышы белән дә Сәвәләйдән, гомере буе туган колхозында төрле эшләрдә эшләгән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 9 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Соңгы елларда Иван Исаков кызы Светлана белән кияве Виктор тәрбиясендә яши. Аны юбилее белән котларга район ветераннар советы рәисе Николай Шипков та килде. Юбилярга ил Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хаты, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре бабайга керәшен җыруларын бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International