Җәй төзү-төзекләндерү өчен иң кулай чор. Укучылар җәйге ялларда булу сәбәпле, мәктәпләрне төзекләндерүгә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Агымдагы елда Зәй районында 13 шәһәр һәм авыл мәктәбе ремонтланачак. Аларны ремонтлау өчен район бюджетыннан тугыз миллионнан артык сум акча бүлеп бирелгән.
21 июльдә "Изге Болгар җыены" - мөселманнар корылтае булачак. Ул, елдагыча, Татарстанның Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышланачак. "Изге Болгар җыены"на барырга Зәй мөселманнары да әзерләнә. Кызыксындырган сораулар булса, үзәк мәчеткә 7-14-63 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.