Зәйдә коррупциягә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия утырышы үтте

2018 елның 24 августы, җомга
Бүген Зәйдә район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә коррупциягә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия утырышы үтте. Агымдагы елның 6 ае эчендә районда ачыкланган коррупциячел гамәлләр буенча шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов чыгыш ясады. Шулай ук, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупциячел гамәлләрне кисәтү эше барышы да бәян ителде. Моннан тыш торак-коммуналь хуҗалыгы системасында күпкатлы йортларга төзекләндерү үткәрү өчен билгеләнгән средстволарның максатчан кулланылу мәсьәләсе дә күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International