ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2025 ел
җомга
«Кадрлар» милли проекты кысаларында максатчан укытуны үстерү чаралары каралган.
Бигеш авылының “Күбәләк” балалар бакчасында бүлмә үсемлекләрен карау – әйләнә- тирә мохитне өйрәнүнең бер элементы, ул балаларда кызыксынучанлыкны һәм күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә.
Төги мәктәбендә язгы икеайлык башланды. Ел саен язгы санитар-экологик икеайлык апрельдән майга кадәр уза. Икеайлыкның максаты - озын кыштан соң территорияне чүп-чардан чистарту.

4 апрельдә район Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гәрифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Сезгә хәбәр итәбез, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы 2025 елда «фермер мәктәбе» мәгариф проектының чираттагы дулкынын үткәрүне планлаштыра.
"Халыкара кошлар көне" — интернациональ экологик бәйрәм. Ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә.

3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Экояз» икеайлыгы кысаларында Сәвәләй гомуми урта белем мәктәбендә «Канатлыларга ярдәм ит» атнасы старт алды.

Беренче апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. “Шатлык” балалар бакчасында “Һәр сыерчыкка – үз оясы” акциясе үтте.
28 март көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үтте. Китапханәчеләр укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме - этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрне - кече лейтенант Юнысов Айдар Равис улын һәм рядовой Гомәров Марат Радик улын соңгы юлга озаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International