ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2025 ел
чәршәмбе
Зәй муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе кысаларында, яңа уку елы алдыннан Зәй шәһәрендә традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе узды.

26
август, 2025 ел
сишәмбе
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – ефрейторлар Демьянов Евгений Григорьевич һәм Угланов Дмитрий Анатольевич белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

25
август, 2025 ел
дүшәмбе
25 августта «Энергетик» мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең «Зәй муниципаль районы мәгариф системасының өстенлекле кыйммәтләре: традицияләр, казанышлар һәм үсеш перспективалары» темасына еллык август конференциясе узды.
2025 елның 10 сентябрендә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькиева шәхсән үзе гражданнарны кабул итәчәк.
24 августта, ял көне булуга карамастан, район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе һәм агрофирма белгечләре белән урып-җыю һәм чәчү эшләренең барышы белән танышты. Район кырларын карап чыгу көне буе - иртәдән кичкә кадәр дәвам итте.
23 августта Зәй шәһәренең «Давыдов Арена» боз сараенда Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призларына 2013 елгылар арасында Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында «Барс» спорт мәктәбе яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә «Россия спорты»дәүләт программасы бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән спорт чарасы уздырды.

23
август, 2025 ел
шимбә
«Гаилә» милли проекты кысаларында Зәй муниципаль районында гаилә институтын ныгытуга, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик кыйммәтләр сеңдерүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла.

22
август, 2025 ел
җомга
18 августта районыбыз хезмәтчәннәре шикәр чөгендере казуга керештеләр. Бүгенге көндә барлык өч агрофирманың да чөгендер басуларында эш алып барыла. Эшкә 10 Ропа Тигр комбайны һәм 3 Ропа Маус төягече җәлеп ителгән.
21 август конне Зәйдә мәктәп автобусларын кабул итү чарасы утте. Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев, "Авторитет" транспорт компаниясе директоры Александр Владимирович Басыров һәм 17 мәгариф учреждениесе директоры катнашында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International