ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2026 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – өлкән лейтенант Бастригов Александр Алексеевич һәм рядовой Матюшкин Александр Александрович белән хушлашты. Егетләр икесе дә 2022 елдан контракт буенча хәрби хезмәт узган һәм илебез иминлеге өчен үз гомерләрен биргән.

24
март, 2026 ел
сишәмбе
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте.
«Транспорт-экспедиция эшчәнлеге турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 140-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 1 сентябреннән электрон ташу документларына (ЭПД) мәҗбүри күчүне кертә.

23
март, 2026 ел
дүшәмбе
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 28.12.2024 № 529-ФЗ Федераль законы белән юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) һәм индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРИП) ОКВЭД кодлары турында белешмәләр кертү һәм чагылдыруның яңа тәртибе расланганын искә төшерә.
Зәй шәһәренең урман массивында ел саен уздырыла торган «Чаңгы юлы чакыра» ведомствоара хәйрия чарасы уздырылды.
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.
21-23 март көннәрендә Болгар шәһәрендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

20-23 март көннәрендә “Давыдов Арена” боз сараенда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, 2015 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International