Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2025 елда ана капиталына 19 меңнән артык сертификатны проактив вариантта рәсмиләштерде
2026 елның 23 марты, дүшәмбе
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора. «2020 елдан башлап Татарстанда ана капиталына сертификатлар рәсмиләштерүнең проактив форматы гамәлдә. Димәк, гаиләләргә фондка шәхсән гариза бирергә кирәкми - документ автомат рәвештә формалаштырыла. 2025 елда гына да әлеге ысул белән республикада 19 388 электрон сертификат бирелде,” - дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Сертификатның цифрлы версиясе чыгартып алу өчен уңайлы, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Ана капиталын рәсмиләштерү вакытына сертификатта теркәлгән сумма күләме, шул исәптән калган акчаларны да кертеп, 1 февральдән ел саен индексацияләнә. Бу вакытта документка бернинди үзгәреш кертелми - сумманы үзгәртү автомат рәвештә бара. Капитал яки аның калган өлеше күләме турындагы актуаль мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин, анда онлайн форматта өземтә формалаштырыла һәм ул шунда ук ата-ананың шәхси кабинетына керә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк - ата-аналар капитал акчасын балаларны укытуга һәм карауга (шәхси балалар бакчасы, бала караучылар хезмәте, төп/өстәмә программалар буенча укыту) юнәлдерергә мөмкин. Мәҗбүри шартлар: килешү кем белән төзелә, аның шәхси эшмәкәр статусы, белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булуы һәм хезмәт күрсәтүләр бәясенең төгәл хисабын күрсәтеп Социаль фондка килешү тапшыру. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 29 028 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү ала
2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.
Егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
21-23 март көннәрендә Болгар шәһәрендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды
20-23 март көннәрендә “Давыдов Арена” боз сараенда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, 2015 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз