Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – өлкән лейтенант Бастригов Александр Алексеевич һәм рядовой Матюшкин Александр Александрович белән хушлашты. Егетләр икесе дә 2022 елдан контракт буенча хәрби хезмәт узган һәм илебез иминлеге өчен үз гомерләрен биргән.
Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин һәлак булганнарның әти-әниләре, гаиләләре, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле Лариса Викторовна, Эльмира Гаяз кызы, Александр Гуриевич, Зинаида Ивановна! Хөрмәтле хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, Зәй муниципаль районы башлыгы, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Кайтарып булмаслык югалтуны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Без үз районыбызның лаеклы улларын югалттык һәм үзебез дә Ватан мәнфәгатьләрен яклаучылар истәлегенә лаеклы булырга тиешбез. Сугышчылар тыныч йокласын", - диде Петр Сергеевич.
Республика хөкемәте исеменнән, кайгы уртаклашу сүзләрен район кураторы Иван Гущин белдерде, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов чыгыш ясады. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.
Александр Бастриговны – өченче Бөгелде зиратына, Александр Матюшкинны Поповка авылы зиратына җирләделәр.
Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!