ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2014 ел
шимбә
Сарсаз-Баграж мәктәбендә укучыларның хәрби җыеннары башланды. Өч көнлек җыеннарда шәһәрнең сигез һәм Сарсаз-Баграж, Кадер, Сәвәләй, Югары Мәлем, Югары Шепкә, Бохарай, Бигеш мәктәпләреннән X сыйныф укучылары, политехник колледж студентлары катнаша. Армия яшенә җитеп килүче 108 егет белән 21 педагог эшли. Җыен белән тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы, муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Александр Ширяев җитәкчелек итә.
Агымдагы елда спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында шәһәребезнең 1нче мәктәбе, политехник колледж, боз сарае биләмәләрендә спорт мәйданчыклары төзү буенча эш башланды. Әлеге программа кысаларында быел 5нче мәктәп биләмәсендә спорт мәйданчыгы булыр дип көтелә.

23
май, 2014 ел
җомга
23 майда районыбызның барлык предприятие,учреждение һәм оешмаларында бердәм мәг лүтат көне үтә. Анда язгы- кыр эшләренә нәтиҗә ясау, җәйге чорда балаларның сәламәтлеген ныгыту,укучыларның хезмәтен һәм ялын оештыру кебек мөһим мәсьәләләр урын алды.

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Янгыннан саклау хезмәте, юл иминлеген тәэмин итү бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хезмәткәрләре берлегендә, мәктәп укучылары арасында сулыкларда, юлларда, ут белән кулланганда иң гади куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим икәнлеген аңлату эшләре дәвам итә. Беренче очрашулар 4 мәктәптә һәм гимназиядә булды.
Чәчү тәмамлана, ул 46535 гектарда башкарылган. Бу көннәрдә җир эшкәртүчеләр чәчүлекләрне һәр төрле зыянлы бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклау чараларын күрәләр.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Ялта-Зәй” чаңгы базасында Россия чаңгы спорты федерациясенең чираттагы хисап-сайлау конференциясе узды. Анда Россия төбәкләреннән алты дистәдән артык делегат катнашты. Федерация президенты Елена Вяльбе федерациянең дүрт еллык эшчәнлегенә хисап бирде.Утырышта федерациянең яңа президиум составы һәм аның президенты сайланды. Елена Вяльбе җыелышның бердәм фикере белән яңадан чираттагы дүртеллыкка сайланды.

16
май, 2014 ел
җомга
Гаиләдә бала дөньяга килү – бу һәр гаилә өчен бәяләп бетермәслек бүләк. Йортында бала тавышы яңгыраган гаилә - бәхетле гаилә. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә, бала туган гаиләләрне хөрмәтләү кебек күркәм гадәт күп еллар дәвамында яшәп килә. 2014 елның 15 мае - Халыкара гаилә көнендә, гражданнар хәле актларын теркәү бүлегенең кунаклары, икенче һәм өченче балалары туган бәхетле ата-аналар булды.
Якшәмбе көнне туган як музее ачык ишекләр көне оештыра. Бәйрәм программасында күргәзмәләр һәм экспозицияләр буйлап сәяхәт, балалар өчен фильмнар карау, «Сәүдәгәр йортында кунакта» чарасы, мәктәп тавында пикник һәм ачык һавада күргәзмәләр оештыру каралган.
15 марттан 10 декабрьгә кадәр Татарстанда, урта гомүми белем бирү мәктәпләре арасында «IT-Чемпион” дигән конкурс үтә. Бу электрон хезмәте күрсәтүненең яңа ысулы. Конкурс «Иң яхшы укучы», “Иң яхшы мәктәп” – дигән ике номинация буенча үтә. Номинацияләрдә 1178 Зәй укучысы катнаша. Мәктәпләр арасында алдынгылыкны Түбән Биш һәм Бигеш мәктәпләре алып тора.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 15 нче маеннан 15 нче июненә кадәр III Бөтенрәсәй акциясе кысаларында, Зәй муниципаль районының Яшьләр белән эшләү бүлеге, яшь гвардиячеләр белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләргә йөрүне үз эченә алган « Балалар – тормыш яме» дигән акция үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International