Егетләр хәрби уеннарда сынала

2014 елның 24 мае, шимбә
Сарсаз-Баграж мәктәбендә укучыларның хәрби җыеннары башланды. Өч көнлек җыеннарда шәһәрнең сигез һәм Сарсаз-Баграж, Кадер, Сәвәләй, Югары Мәлем, Югары Шепкә, Бохарай, Бигеш мәктәпләреннән X сыйныф укучылары, политехник колледж студентлары катнаша. Армия яшенә җитеп килүче 108 егет белән 21 педагог эшли. Җыен белән тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы, муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Александр Ширяев җитәкчелек итә.
- Хәрби җыеннар атна башыннан ачылды, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки егетләргә мәктәпләрдә ике көн хәрби теория нигезләрен тагын бер кат ныгыту мөмкинлеге тудырылды. Ә хәзер кырда хәрби әзерлек күнегүләре үтәбез, теорияне практикада ныгытабыз. Режим армиядәге кебек катгый куелган, егетләр үз вакытында киемнәрен, урын-җирләрен тәртипкә китерергә, һәр биремне үз вакытында эшләргә өлгерергә тиеш. Кырда исә дошманга һөҗүм ясау, оборонада тору серләре төшендерелә, автоматтан төз ату, аны сүтеп-җыю, патроннар белән тулыландыру, граната ыргыту гамәлдә сынала. Хәрби-спорт төрләрендә булачак солдатлар куелган нормативларны үтәргә бурычлы, - ди Александр Ширяев.
Җыенны ябу тантанасында хәрби биремнәрне төгәл, җитез башкарган егетләргә мәгариф идарәсе, хәрби комиссариат, РОСТО-ДОСААФ оешмаларының грамоталары тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International