27 нче майда Яр Чаллы шәһәрендә 2003-2004 елда туган балалар футбол командалары арасында «Локобол-2014 РЖД» Бөтенрәсәй фестивале булып узды. Ярышларда 24 команда катнашты. Яшь футболчыларның 2 группасында 12 шәр команда көч сынашты. Укытучы- тренерлар Ринат Рәис улы Бикмеев һәм Илшат Рәфгәт улы Халиков кул астында тәрбияләнүче Зәй командасы икенче урынны алды. Гомүмән, барлык ярышлар буенча безнең команда 4 нче урынны яулады.