ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
10 июньдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башлыгы Т.В.Воропаеваның ветераннар Советы белән очрашуы булып үтте. Дәрәҗәле кунаклар арасында, республика ветераннар Советы рәисе урынбасары Ефим Вайнер,Татарстанның көньяк -көньчыгыш ветераннар оешмалары кураторы Вәсил Хүҗиәхмәт улы, республиканың көньчыгыш ветераннар оешмалары кураторы Рафыйк Имайкин, мәгариф бүлеге ветераннар Советы рәисе Татьяна Крупенникова, ветераннар Советы рәисе Геннадий Халиуллин,”СМП “Нефтегаз” предприятиесенә караган Яз”хәйрия оешмасы вәкилләре һәм башкалар бар иде.
12 июнь-Рәсәй көне. Әлеге көн Рәсәй дәүләтенең яңаруы һәм үсуе өчен милләтләрнең берләшү символын гәүдәләндерү. Әлеге бәйрәм-Ватанга мәхәббәт, хөрмәт, үз илен көчле, тотрыклы, чәчәк атучы мәмләкәт итеп күрергә теләүчеләр бәйрәме.
2014 елның 11 июнендә сәгать 10 да Энергетиклар мәдәният сараенда «Мальвина» халык театры «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, «Нюша һәм аның дуслары»дип исемләнгән әкият күрсәтте.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2004 елдан Татарстанда «Бердәм Рәсәй көне» Республика проекты эшли башлады. Шул вакыттан бирле, бу акция республикабызның барлык районнарында колач алды, киң җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итте. Аның кысаларында «Агачның гомерен саклап кал!» экология акциясе игълан ителеп, халыктан макулатура җыю оештырылды, «Сәламәтлек автопоезды» үткәрелде. Зәй муниципаль районында «Бердәм Рәсәй 2014 көне» кысаларында узган, шәһәр урамнары буйлап йөгерү марафонында, Зәй шәһәре депутатлары да актив катнашты. Балалар һәм яшьләр өчен кул эшләренә өйрәнү буенча мастер-класслар күрсәтелде. 6 нчы мәктәптә депутатлар белән берлектә, төрле хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре халыкны кабул итүне оештырдылар.
2014 елның 6 июнендә Мирный һәм Иске Зәй бистәләренең кичке милли Сабантуенда спортның күп төрләре буенча ярышлар үтте.
6 июньдә Мирный бистәсендә традицион Сабантуй «Сабантуй дусларны җыя» исемле театрлаштырылган музыкаль хореографик күренеш белән башланып китте. Сабантуйны тантаналы төстә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Р.Бариев ачты. Ул Зәй халкын, чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан, милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлады.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара балалар көнен бәйрәм итү алдыннан, Зәйдә Фоат Комаров нигез салган Яз» хәйрия оешмасы берничә акция үткәрде. «Яз»хәйрия Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы республикада үзенең социаль проектлары белән билгеле. Бу проектларның күбесе ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр: балалар, пенсионерлар, инвалидларны үз эченә ала. Яңа мисал: Зәйдә май аеның соңгы көннәрендә үткән, хәйрия акцияләре. Бу акция кысаларында , социаль яклауга махтаҗ булган кешеләр Әлмәт «Алсу» оекбаш фабрикасыннан бүләккә 1000 нән артык оеклар комплектын кабул итеп алдылар.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
3 июньдә Зәй-2 бистәсе чишмәсе янында Башкарма комитетның Яшьләр белән эшләү бүлеге , “Бердәм Рәсәй яшь гвардиячеләре» Зәй җирле бүлеге активистлары, «Забота»(Кайгырту») ирекле хәрәкәте, музей хезмәткәрләре, студентларның хезмәт отрядлары белән берлектә Зәй муниципаль районында традициягә әйләнгән «о Берег ай» экология акциясе узды.
3 июньдә Энергетиклар мәдәният йортында «Зәй балаларына-куркынычсыз тормыш һәм эшчәнлек» проекты кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен С.Я.Маршакның «Мәче йорты» («Кошкин дом») дип исемләнгән спектакле күрсәтелде.
2014 елның 3 июнендә «Тату гаилә» балалар бакчасында Халыкара балалар көненә багышланган «Җир шарының барлык балаларын сәламлибез!»- дигән исем астында спорт бәйрәме үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International