Зәйдә яшь кешегә эш бар

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе мәшгульлек үзәге аша быелгы җәйдә 14 яшьтән югары булган 200дән артык яшүсмерне хезмәт урыннары белән тәэмин итүне планлаштыра. Шуларның 90 ы – ишегалды мәйданчыкларында эшләячәк. Педагогик отрядлар шәһәрдәге 12 ишегалды мәйданчыгында һәм Иске Зәй, Мирный бистәләре, Якты Күл авылында оештырылачак мәйданчыкларда хезмәт куячак. Аларда 6-13 яшькәчә булган 1500ләп баланы шөгыльләндерү күздә тотыла. Эш планнары әзер, беренче смена ишегалды мәйданчыклары 2 июньнән эшли башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International