ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Олимпия чемпионы Федор Симашовның Югары Баграж мәктәбендәге истәлек музее яңа экспонатлар белән тулыландырылды. Бу көннәрдә биредә Татарстан Республикасының чаңгы Спорты Федерациясенең беренче вице-президенты Эдуард Галеев булып куп кенә истәлекле материаллар тапшырды. Шулай ук музейда олимпия чемпионының абыйсы үзенең гаиләсе, балалары һәм оныгы булып киттеләр.
Печән чабу белән беррәттән авылларда яфраказык һәм дару үләне әзерләү бара. Бу эштә шәһәр предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре көч куя. Планлаштырылган 165 тонна яфраказыкның 57 тоннасы әзерләнгән. Беренчеләрдән булып әлеге эшкә Совет, Башкарма комитеты, ГРЭС, “мефро уилз Руссия завод Заинск”, үзәк хастаханә, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм башкалар үрнәк күрсәтә. Күп еллык үлән чабу олы темплар белән башкарыла. Һәр мал башына 35 центнер азык берәмлеге әзерләү каралган.
Тирә-юньгә сакчылык караш тәрбияләү максатыннан 18 июнь көнне шәһәр пляжында Яшьләр бүлеге Бердәм Россиянең яшьләр Гвардиясе, “Забота”харәкәте, студентларның хезмәт отряды вәкилләре белән берлектә “Тирә-юньне сакла!” акциясе үткәрделәр. Әлеге урын тикмәгә сайланмаган. Чөнки шәһәр пляжында зәйлеләрнең ярышкан ял итү урыны булып санала.

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Район үзәк хастаханәсендә “Сәламәт ата-аналар - сәламәт балалар” муниципаль программасының үтәлеше буенча “Түгәрәк өстәл” утырышы үткәрелде. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова алып барды. Поликлиника җитәкчесе Гүзәл Хамидуллина сүзләренә караганда соңгы өч елда Программаның үтәлеше буенча зур эшләр башкарылды.

15
июнь, 2014 ел
якшәмбе
10 июньдә юбилей белән котлауларны хезмәт ветераны Сания Касыймова кабул итеп алды. Аның хөрмәтенә матур котлау сүзләре һәм җырлары яңгырады.

13
июнь, 2014 ел
җомга
12 июньдә Энергетиклар мәдәният сараеның үзәк мәйданында Рәсәй бәйсезлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Программада халык балалар курчак театры, «Презент» ансамбле, «Аплодисменты» берләшмәсе, мәдәният йорты ветераннары хоры катнашты. Концертта шулай ук «Улыбка», «Магия» хореографик ансамбльләре, «Горячие сердца» («Кайнар йөрәкләр») концерт группалары чыгыш ясады. С Рафиков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар өчен уенлы китапханә оештырдылар.
2013-2014 уку елы тәмамлану алдагы уку елына әзерлекне башлау кирәклеген искәртә. Әлеге уңайдан район башлыгы Татьяна Воропаева мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән махсус киңәшмәләр үткәрде. Аның берсе мәктәп директорлары катнашында узса, икенчесе шәһәр-район балалар бакчалары мөдирләре белән булды.
“Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Сарсаз-Баграж авылында укучы 1-5 сыйныф укучылары белән танып белү-спорт бәйрәме үткәрделәр. “Тәмәке тамашасы” уеныннан соң балалар тәмәкенең үсеп килүче яшь буынга аеруча зур зыянлы булуын, аңа каршы үткәрелә торган көрәш чаралары, бу начар гадәтнең дәвалап булмаслык авыруларга китерергә мөмкин булуына тагын бер кат инандылар.
«Энергетиклар» мәдәният йорты мәйданында, Үзәк китапханәнең күчеп йөри торган уку залы инде 3 нче ел рәттән эшләп килә. Монда газета- журналларның иң яңа саннары белән танышырга була.
Балалар иҗат йорты «Лестница» газетасының 9 яшь журналисты үзләренең иҗат эшләрен яшьүсмерләр, балалар һәм яшьләр арасында үтә торган «Алтын каләм» республика фестиваленә җибәрделәр. Алар арасында, бу конкурсның былтыргы җиңүчеләре Сирина Иванова һәм Артем Кузнецовта бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International