ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2014 ел
сишәмбе
7 августта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бер ай дәвамында һөнәргә өйрәнү курсларына йөргән хатын-кызлар өчен нәтиҗә ясау дәресе булды, «кече чыгарылыш» оештырылды. Социаль проектның төп максаты декрет ялыннан чыгучы әниләргә үз һөнәри вазыйфаларына жиңел күнегү, квалификацияләрен күтәрү, яңа һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге бирә.
Автоклуб агитбригадасы авыл җирлегендә яшәүчеләрне үзләренең иҗатлары белән сөендерүләрен дәвам итә. Күптән түгел генә алар Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Бигеш авылларында булып кайттылар.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
9 августта Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Бәйрәмне ачуда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Марсель Салих улы Хүҗин , физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Сергеевич Уразайкин катнаштылар.
Зәйлеләрне сәламәт көнкүреш рәвешенә өндәү, гражаннарның актив тормыш позицияләрен арттыру максатында, Бөтенроссия физкультурачылар көне алдыннан «Энергетиклар»мәданият йорты янында «Спортлы Зәй» дигән акция узды. Укытучы-тренерлар һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр шәһәрдә яшәүчеләр белән берлектә актив рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнделәр.
8 августта «Барс» боулинг клубында Зәй муниципаль районы предприятие һәм оешмаларының 5 командасы катнашында эшләүче яшьләр һәм авыл яшьләре арасында боулинг буенча турнир узды. Җанатарлар һәрбер уңышлы атуны кул чабулар белән хупладылар.

8
август, 2014 ел
җомга
5 августта Яшьләр эшләре идарәсе яшәү урыны клубында уен формасында «Күңелле кул чабулар» дигән мавыктыргыч чара үтте. Балалар иҗади эшләр тудырганда , үзләренең яңа сәләтләре белән якыннарын сөендерү өчен, матур әдәбят материалларының төрле үзенчәлекләрен кулланырга өйрәнделәр.
5 августта Нефтяниклар проспектының 38, 40 йортларында ишек алды бәйрәмен уздырдылар. 43 ел бергә яшәү дәверендә күршеләргә якыннарын югалту кебек вакыйгаларны да уртаклашырга, туган көн, юбилей, туй кебек күңелле бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрергә туры килгәндер.
Бүгенге бәйрәм көнендә үзләренең 80 яшьлек юбилейлары белән котлау сүзләрен Елизавета Михайловна Зуйкова һәм Роза Дмитриевна Ефремовалар кабул иттеләр. Хәзер бу йортларда күбрәк яшь гаиләләр яши.

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
7 августта район башлыгы Т.В.Воропаева катнашында Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирлеүзидарә, депутатлык этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Зәй шәһәренең күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең Рәсәй һәм Татарстан вузларына үтүләре белән горурлана алалар, кайберләре өчен документлар кабул итү әле дә дәвам итә. 2013-2014 уку елында Зәйнең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары, бердәм дәүләт имтиханы формасында аттестация үттеләр, барлыгы 992 кешегә имтихан уздырылды. Шулай ук, бердәм дәүләт имтиханын узган елларның чыгарылыш сыйныфларыннан 10 укучы һәм 8 көллият укучысы бирде. Дәүләт аттестациясен 261 чыгарылыш сыйныф укучысы үтте.
Түбән Лоҗы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Биккинина кечкенә авыллар өчен бик мөһим булган социаль объект-модульле фельдшер - акушерлык пункты ачылуга авылдашлары белән бергә әйтеп бетергесез шатланды. Түбән Лоҗыда барлыгы 179 кеше яши, шуларның 83е пенсионерлар, 14 яшькә кадәрле балалар-28, мәктәпкәчә яшьтәге балалар-11. Барлык кирәкле җиһазлар, махсус яктырткычлар һәм стерилизацияләү аппаратлары булган яңа фельдшер- акушерлык пункты кыска вакыт эчендә җиткерелеп бетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International