ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
Һәр шимбә көнне иртәнге сәгать 9 дан «Энергетик»лар мәдәният йортында ата-аналар һәм балалар өчен мәктәп ярминкәләре эшләячәк.
5 августка район буенча 13937 гектар бөртекле культура җыеп алынган, бу исә барлык җыеп аласы мәйданның 32 % тәшкил итә. «Восток» агрофирмасы 3680 гектар, «Зәй» агрофирмасы 2277 гектар, ААҖ «Зәй шикәре» 2132 гектар, ҖЧШ «Нива» 240 гектар уңыш җыеп алдылар. Район басуларында арыш, көзге бодай, тритакале җыю бара. «Зәй» агрофирмасы арпа җыярга кереште.
Зәй муниципаль районы гаиләләре арасында үткән «Спортлы гаилә-сәламәт гаилә» фестивале бик көчле һәм дулкынландыргыч рәвештә үтте. Ярышларда 13 гаилә командасы катнашты. Алар:Кузнецов,Лисин,Клюкин,Верясов,Вәлиәхмәтов,Петряков,Фәрхетдинов,Рыбаков, Столяров,Хүҗин,Сюльдин,Туктаров һәм Килигиннар гаиләләре. Ярышлар программасында “Командаларны сәламләү” һәм җанатарлар конкурслары, “Үзйөреш”, “Төшермичә алып бар!,”Бергәләп йөгерү”, “Футбол тубын уң һәм сул аяк белән йөртү”,”Катнаш эстафета” лар булды. Фестивальдә катнашучылар 9 августта узачак спорт бәйрәмендә,“Яшьлек” боз сараена һәм йөзү бассейнына йөрү мөмкинлеге бирүче гаилә абонементлары белән бүләкләнәчәкләр.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Өч көн дәвамында, 13 авыл хуҗалыгы җирлегенең административ үзәгендә район башлыгы белән очрашып, килеп туган мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге булды. Очрашулар алдан төзелгән график буенча үтте. Очрашу вакытында пай җирләре өчен түләү, мәктәпләрдә ремонт оештыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Җәйге чорда су җитмәү мәсьәләсе, барлык авыл җирлекләренең төп проблемаларының берсе булды.

2
август, 2014 ел
шимбә
«Искиткеч күрше»-дигән исем астында Иске Зәйнең Клуб урамында ишек алды бәйрәме булып узды. Традициягә әйләнгән бу бәйрәмне, Иске Зәйлеләр ел саен түземсезлек белән көтеп алалар. Бәйрәмдә өлкәннәр белән беррәттән яшьләр дә катнашты.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә халык белән эшләүнең төрле юллары эзләнә. Шәһәрнең үзәк урамында кичен район җитәкчеләре тарафыннан халыкны кабул итү оештырылды. Беренче көнне 30 июльдә 14ләп кеше мөрәҗәгать итте, аларның һәркайсы берничә сорау бирде. Мондый күчмә кабул итүләр Яңа шәһәрдә, шәһәр бистәләрендә дә узачак.
2 августта, кичке сәгать 5 тә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта “Безнең Республикабыз - горурланабыз һәм яратабыз” – дип исемләнгән концерт була.Концертта Зәй тамашачылары күңеленә хуш килерлек җырларны Татарстанның атказанган артисты Виль Усманов башкарачак.
31 июль көнне район Советының бюджет – финанс мәсьәләләре, ихтисад үсеше һәм муниципаль милек буенча даими комиссиянең утырышы үтте.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Зәй районы җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрледән-төрле формаларын куллана. Кичә район башлыгы Татьяна Воропаева авылларга чыгып, халыкны кабул итүләрне башлады. Аның урыннарда кешеләр белән күзгә-күз карап, аларның моң-зарын тыңлавы беренче мәртәбә генә түгел. Быелгы кабул итү Бохарайдан башланды һәм бер көндә дүрт авылда үтте. Бүген исә ул Аксар, Югары Шепкә, Поповка һәм Югары Мәлемдә уза.
“Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек барган бу көннәрдә шәһәр, район һәм аерым авыл җирлекләрендә халык җыеннары уздыру башлангычы белән чыкты һәм әлеге чаралар үткәрелә башлады. Бездә җыеннарны шәһәрдә һәм өч авыл җирлегендә уздыру планлаштырылган иде. Узган җомгада аның беренчесе Югары Пәнәчедә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International