Зәй районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Түбән Лоҗы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Биккинина кечкенә авыллар өчен бик мөһим булган социаль объект-модульле фельдшер - акушерлык пункты ачылуга авылдашлары белән бергә әйтеп бетергесез шатланды. Түбән Лоҗыда барлыгы 179 кеше яши, шуларның 83е пенсионерлар, 14 яшькә кадәрле балалар-28, мәктәпкәчә яшьтәге балалар-11. Барлык кирәкле җиһазлар, махсус яктырткычлар һәм стерилизацияләү аппаратлары булган яңа фельдшер- акушерлык пункты кыска вакыт эчендә җиткерелеп бетте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International